Йолдызнамә (10 - 16 июнь)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Әллә ниләр вәгъдә итә бу атна. Суынган мөнәсәбәтләрне җайлап җибәрү мөмкинлеге тора. Планеталарның тезелеше тәвәккәллеккә этәрә. Эшләрне ахырына җиткерү өчен кулай чор.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыгызда яңалыклар күп булыр. Ләкин уйламыйча гамәл кылудан сак булыгыз. Импульсивлык сезгә зыянлы.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Һөнәри үсеш чоры. Тормышка актив карашыгыз мөмкинлекләрегезне барларга булышачак. Алдыгызда – яңа офыклар ачыла, файдаланып калыгыз.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Атнаның беренче яртысы – идеяләрне һәм яңа проектларны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Яңа эшкә керешәсез икән, уңышлы тәмамланачак. Сизгерлегегез искиткеч: чынны ялганнан шундук аерырсыз.
Арыслан (23 июль-23 август)
Атнаның беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап эшләү киңәш ителә. Акча мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай атна.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Илһамлы вакыт. Сез иҗади дулкында. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Моңарчы бозылган араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез. Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Яңача уйлау, яңача эшләү сәләтегез ачылачак. Ай башында ук эшегезнең нәтиҗәләрен тоярсыз. Алдыгызда яңа мөмкинлекләр тора. Сезгә чынлыкта ни теләвегезне генә ачыкларга кирәк.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Яңа идея белән янарсыз. Кызыгы шунда: аны тиз арада тормышка ашыру юллары күренер. Тормышыгызда куанычлы яңалык көтелә. Бу ай моңарчы күрелмәгән уңыш вәгъдә итә.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Тормышның бар өлкәсендә үсеш көтелә: эштә дә, гаилә дә, керемнәрдә дә... Аралашучанлыгыгыз, кешеләргә дустанә мөнәсәбәтегез – иң зур ярдәмчегез. Моңарчы чишелеше юк сыман тоелган мәсьәләләр дә уңай хәл ителер.
Балык (19 февраль - 20 март )
Тыныч чор көтелә. Алай да күбрәк эш белән узар ул. Айның икенче яртысы планнар кору, аларны тормышка ашыру өчен яхшы вакыт. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның юклыгы гына булырга мөмкин.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев