Йолдызнамә (10 - 16 декабрь)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Өйдә тынычлык, бер - береңнең кадерен белеп яшисе генә.Атна азагында азрак ял тиү мөмкинлеге булачак.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Кешеләрдән читләшмәгез, күбрәк аралашыгыз.Ялгыш адым ясау бик тиз, сабыр итә белегез.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Бер - береңне аңлап яшәгәндә генә тормыш матур. Холкыгызны үзгәртергә,башкаларны тыңларга өйрәнергә кирәк.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Эштә күптәнге планнарны чынга ашыру өчен яхшы вакыт. Мәхәббәт турында уйларга вакыт юк.
Арыслан (23 июль-23 август)
Шәхси тормыш беренче урында,калганнары көтеп торса да ярый.Җитди карар кабул итүне киләсе атнага калдырыгыз.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Якыннарыгыз сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Күпкә өметләнеп,булганыннан колак какмагыз.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Атна күчемсез милек мәсьәләләрен хәл итү өчен әйбәт.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Уңай үзгәрешләрне декабрь урталарыннан көтәргә мөмкин. Әлегә яңа эш, проект башламау хәерле.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Яңа елга әзерләнергә вакыт. Командировкалар, очрашулар уңышлы узар. Ялгызлар парын табарга мөмкин.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Мөнәсәбәтләрне ачыклар чак түгел. Бер - береңне гафу итә белү яшәргә ярдәм итә.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Дуслар белән очрашырга вакыт. Башлаган эшләрегезне ел азагына кадәр тәмамларга ашыгыгыз.
Балык (19 февраль - 20 март )
Киләсе атна көндәшлек,көрәш рухында үтә. Атна азагында ял итеп алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев