Йолдызнамә (30 июль - 5 август)
Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21 март-20 апрель)
Эш турында онытып торыгыз. Сезнең өчен хәзер ял итү мөһим.
Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Эш урынын алыштыру өчен уңай вакыт. Өйдәгеләр белән вакытыгызны күбрәк үткәрергә тырышыгыз.
Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Отпуск өчен иң кулай вакыт. Күбрәк дусларыгыз белән аралашыгыз.Спорт белән шөгыльләнергә дә онытмагыз.
Кысла (22 июнь-22 июль)
Өйләнешү өчен уңышлы вакыт. Бөтен теләкләрегез дә кабул булыр.
Арыслан (23 июль-23 август)
Бурычка акча алмаска кирәк. Ялгызларның парын табу мөмкинлеге бар.
Кыз (24 август-23 сентябрь)
Табигатькә ял итәргә чыгарга тырышыгыз. Хәзер төп шарт - эш турында онытып тору.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Сезнең өчен уңышлы вакыт. Үзегезгә бәйрәм ясагыз. Кибетләрдә йөреп,килешле киемнәр сатып алыгыз.
Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын. Икеләнү хисе мөһим карарлар кабул итәргә комачаулый.
Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)
Матди хәлнең яхшыру мөмкинлеге бар.Җәйнең рәхәтен күреп калыгыз,кояшта кызыныгыз, гаилә белән ял итегез.
Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)
Нинди генә эшкә алынсагыз да,уңышлы килеп чыга. Сүзне үлчәп сөйләү күп проблемалардан саклый.
Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Буш вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Эшегездә тиздән барысы җайлана.
Балык (19 февраль - 20 март )
Шәхси тормышта хәлләр катлаулырак. Хезмәт хакыгыз артуы ихтимал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев