Май аена йолдызлар ни юрый?

Кучкар. Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе. Киреләнердән элек, вазгыятькә икенче яктан карагыз.
Үгезбозау. Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызбагарлар хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә.
Игезәкләр. Вакыйгаларга бай ай. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу ай барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән...
Кысла. Кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү форсаты чыгар. Мөгаен, бу ай тормышыгызның иң уңай чоры булмас. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз.
Арыслан. Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз.
Сөмбелә. Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы ай. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.
Бизмән. Уңыш тавының түбәсендә торасыз, шуны абайлыйсыз микән? Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә якын дустыгызны югалтырсыз.
Чаян. Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә хәерхаһлы. Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез.
Укчы. Хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип, кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны бизмәнгә салырга туры килмәгәе.
Кәҗәмөгез. Мәшәкатьле, әмма уңышлы ай. Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята. Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер.
Сукояр. Айның беренче яртысы зур әйберләр сатып алу, ниндидер килешү төзү яки мөһим эшләргә алыну өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы.
Балык. Уңышны койрыгыннан эләктерә торган ай бу. Язмыш сезгә бик күп мөмкинлекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 август 2022 - 10:53«Алга» һәм «Тимер» сугышчыларына каралган түләүләр Дошман вертолетын бәреп төшерү күпмегә төшә: «Алга» һәм «Тимер» сугышчыларына нинди түләүләр каралган200
-
16 август 2022 - 10:22Әти-бабай һөнәрен үз итеп Илһам Садыйков – Симәк авылы егете. Ул Мари Бүләр мәктәбендә – биология, Тат.Бүләр мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта. Тәҗрибәле укытучы, шул ук вакытта балта остасы да.2200
-
16 август 2022 - 09:00"Җиңү диктанты" Мөслимдә дә узачак Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» дип аталган Халыкара тарихи диктант үткәрү турында мәгълүмат4100
-
15 август 2022 - 19:33Килен капкасы Искә алган саен, күземнән яшь саркый. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә туган ягына озатып, кадерләп үстергән газиз кызларын әти-әнисе кулына исән- имин килеш тапшырып кайтыр идем.12500
-
15 август 2022 - 18:56«Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә ташламалы шартларда торак биреләчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондына «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре өчен яңа торак программасын эшләргә йөкләмә бирде.11300
-
15 август 2022 - 18:05Кыйммәтле йөзек сатып алганда Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирә11500
-
15 август 2022 - 17:25Йөрәк җылысын биреп Чит балага ярату бүләк итү өчен олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм саф күңелле булу кирәк!10100
-
15 август 2022 - 15:30Таныш булыгыз! Алия Зәйдуллина район хастаханәсенең педиатрия бүлеген җитәкли. Бу вазыйфада ул биш елдан артык хезмәт куя.10200
-
15 август 2022 - 14:27Палаткалы лагерьда ял Мөслим укучылары «Галактика балалары» палаткалы лагеренда ял итә.16700
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5750702
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.597801
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).497504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.456803
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.390701
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.345700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика