Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Изге күңелле Дилбәр

Дилбәр Шабаева – Сал.Мухан авылы кызы. Ул, 2000 елда мәктәпне тәмамлагач, Яр Чаллы медицина көллиятенә укырга керә.

– Кечкенәдән ак халатлы шәфкать ияләренә сокланып үстем. Кемнәргәдер ярдәм итә алу, авыруның савыгуын күрү – минем өчен зур шат­лык, – ди Дилбәр.

Көллиятне тәмамлаганнан соң районда­шыбыз Яр Чаллы шәһәренең наркология дис­пансерына эшкә урнаша. Биредә ул җиде ел дәвамында фельдшер булып эшли. Тормыш иптәше Азат – Мөслим егете. Кияүгә чыккач, Дилбәр туган ягына юл тота. 2011 елдан ул рай­он поликлиникасының онкология кабинетын­да шәфкать туташы булып эшли.

– Дилбәр җаваплы хезмәт башкара. Мәкерле авырулар белән көрәшүчеләр өчен җылы сүзен кызганмый, кайгыртучан, ярдәмчел хезмәттәшебез, – диләр аның турында колле­галары. Җәмәгать эшләрендә, спартакиада­ларда да актив катнаша, гаиләсендә дә үрнәк. Хәләле Азат белән ике кыз үстерәләр.

Намуслы хезмәте өчен Дилбәр район башлыгының һәм район хастаханәсенең Мак­тау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев