Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (9 - 15 июль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Әлеге атнада мөһим карарлар кабул итәргә ашыкмагыз. Вәзгыятьне тиешенчә бәяләп бетермәү йәки үти алмаслык вәгъдәләр бирү  эштә дә мәшәкәтләр тудырырга мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Тормышыгызны,мәтди хәлегезне куркыныч астына куя торган эшләргә алынмагыз.Хисләрегезне кулда тота алмау аркасында, сүзгә килүегез ихтимал.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Әлеге чорда күп көч тәләп итә торган эшләргә алынмагыз.Төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү файдалы булыр.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кәефегез алмашынып торуы аркасында,гадәти эшләрдә дә хата җибәрүегез бар. Сөеклегез белән мөнәсәбәтләрегезне яхшырта аласыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Атна башында яңа танышлар белән аралашканда игътибарлы булыгыз. Зирәк булуыгыз һәм үзегезгә тарту көчегезнең зур булуы аркасында,начар уйлы кешеләр дә тартылырга мөмкин.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Уйлаган эшләрегез тиз арада тормышка ашар. Хәзер иң җитди  тоелган эшләргә дә  алынырга мөмкин.Бәхәсләргә кысылмаска тырышыгыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Шәхси тормышта катлаулы­рак вакыт. Яраткан кеше­гезнең иреген кысмагыз. Эш күп, ялга киткән хезмәттәшләрегезнең вазыйфаларын да башкарырга туры килер. Хезмәт баскычы буйлап күтәрелү өчен уңай вакыт.

 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Командировкаларга чыгучыларның юллары уңа.Ял көннәрендә гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы, кабат үзгәртү кыен булган карарларны уйлап кабул итегез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Атна башында гаилә мөнәсәбәтләрен яхшыртуга багышлагыз.Ялганнан сакланыгыз, кызыктыргыч тәкъдимнәргә игътибар бирмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Эштәге проблемаларның шәхси тормышка да йогынтысы сизелер.Аларны җайга салырга кирелек комачаулый.Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Салкын тидерү куркынычы бар.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Гаилә мөнәсәбәтләре тигезлеккә,үзара аңлашып яшәүгә корылыр. Бер - берегезгә булган мәхәббәт хисләренең яңадан уянуы сизелер.

Балык (19 февраль - 20 март )

Атна яңа танышлар табу,мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы. Атнаның икенче яртысында гадәтләнгән эшләр белән шөгыльләнергә киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп