Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (8-14 июль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Юк кына нәрсәгә дә тузынып йөрүегезне туктатыгыз. Якын кешегезне үпкәләтеп куюыгыз бар. Дуслашу процессы озаккарак сузылуы бар.

Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз. Акчагызны саклабрак тотыгыз.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Атнаның беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап эшләү киңәш ителә. Акча мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай атна. 

Кысла (22 июнь-22 июль)

Күптән күңелегезне борчып торган проблемаларыгызны бу атнада хәл итәргә тырышыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

 

Үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Кибетләрдә йөреп, кәефегезне күтәрегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Акча эшлим дип берничә эштә эшләп, сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Бераз үзегез турында да уйлагыз. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Эштә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә алынмый торыгыз. Гаиләдә бар да тәртиптә. Хезмәттәшләрегез белән бәхәскә керәсегез, ачуланышасыгыз килеп кенә торыр. Үзегезне кулда тотыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Шәхси тормышыгызда узгәрешләр булыр.Бер - берегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Иң беренче чиратта гаилә мәшәкатьләрен хәл итәргә тырышыгыз.Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүегез ихтимал.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Хезмәттәшләрегез белән арада җылы мөнәсәбәтләр урнашыр. Ялгыз Кәҗәмөгезләр сөйгән ярын табар.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу, карьера кору өчен нигез булдыру өчен кулай атна. Сукоярларга акчалы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Идеяләрегез ташып торса да, аларны тормышка ашырам дип, башыгызны ташлап чабарга ашыкмагыз әле. Организмыгыз инде күптән сезгә «миңа игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев