Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (6 - 12 май)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарлар өчен үзгәрешләр һәм үзгәрүләр атнасы. Ул үзгәрешләр шәхси тормышта да, карьерада да, хәтта тышкы кыяфәттә дә чагылачак. Кучкарларга керем алу өчен бөтен мөмкинлекләрен дә файдаланырга киңәш итә йолдызлар. Тырышлык юкка китми: аларның уңышларына бөтенесе дә аһ итәчәк.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнада көтелмәгән ыгы-зыгы, мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Ләкин куркып, каушап калырга кирәкми: алар ничек тиз һәм көтелмәгәндә барлыкка килгән булсалар, шулай ук бик тиз хәл дә ителәчәк. Күптән чит илгә барып ял итеп кайтырга хыялланучы Үгезбозауларның май бәйрәмнәрендә теләкләре чынга аша.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Ниһаять, күптәнге хыялларны тормышка ашырыр чак җитте. Иң мөһиме, башкарып чыга алырмынмы-юкмы дип куркып кына калмагыз. Үз максатына ирешүчән Игезәкләрне уңыш көтмәгән җирдә сагалап торачак. Атна-ун көн ерак юлга чыгудан тыелып тору хәерлерәк, дип киңәш итә йолдызлар.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Май бәйрәмнәре гаиләдә туганнар, дуслар, кунаклар әвәрә килеп сизелмичә дә үтеп китәчәк. Ялларда якыннарыгызга, бигрәк тә сөйгәнегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз. Уйламый әйтелгән бер сүз озакка сузылган үпкәләшүгә китерергә мөмкин. Атна азагында көтелмәгән җирдән керем керүе ихтимал.

Арыслан (23 июль-23 август)

Артык кәпрәергә, мактанырга яратучы Арысланнарның авторитеты төшүе ихтимал. Моны булдырмас өчен, мин-минлекне бераз йөгәндә тотарга кирәк булачак. Ә иң яхшысы – бәйрәмнәрдә бернәрсәгә дә игътибар итмичә ял итү, нервларны бераз рәткә салу. Сәламәтлек зур игътибар таләп итә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызлар, ашыга-ашыга, документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль. Эш урынында барысы да яхшы, Кызларның тырышлыгын күргән җитәкчелек хезмәт хакын арттырырга, үстерер­гә мөмкин. Бәйрәмнәрдә кызыклы сәяхәт, күңел ачу көтә.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Үлчәүләргә йолдызлар бәйрәмнәрдә исерткеч эчемлекләр белән шаярмаска куша. Ризык белән агулану ихтималы зур. Чәршәмбе көн гаилә әгъзаларының проблемаларын хәл итү белән узып китәр сыман. Якшәмбе кунаклар көтегез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Сүзне кесәдән генә чыгарып сөйләшә торган гадәтләре аркасында, Чаяннар авыр хәлдә калырга мөмкин, шуңа күрә сүзегезне үлчәп сөйләгез. Ял йортына барыр, сәламәтлекне кайгыртыр өчен менә дигән вакыт. Ялгызаклар өчен язмыш кызыклы кеше белән очрашу әзерләгән. Ул кешенең сезнең гомерлек ярыгыз булып куюы да ихтимал.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Балалар, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү, бәйрәм мәшә­катьләре белән мәш килеп, атнаның узып китүен сизми дә калырсыз. Кирәкмәгәнгә акча сарыф итмәсәгез әйбәтрәк булыр. Шимбәне үзегезгә багышлагыз, ул көнне ялгыз, тынычлыкта уздырсагыз яхшырак булыр, очына-ахырына чыга алмаган мәсьәләләрнең җеп очын шулай табарсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Атна башында башланган аңлашылмаучанлыкның озакка сузылуы бар. Гаиләдәгеләр белән тизрәк уртак телгә килә алмасагыз, гади үпкәләшүдән «уеннан уймак» килеп чыгуы бик мөмкин. Көнкүреш җиһазлары белән сак булыгыз. Шулай ук юлларда да карап йөрегез. Травма алу куркынычы бар.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярларның бөтен нәрсә саруын кайната. Эчтән генә кайнап йөри торгач, Сукоярларның бәхәскә керүләре ихтимал. Эшне зурга җибәрмәс өчен, үзеңне кулда тотарга тырышырга, ә ошамаган нәрсәне үпкәләтми генә кешенең үзенә әйтә белергә өйрәнергә кирәк.

Балык (19 февраль - 20 март )

Эш дип йөри-йөри, Балыкларның ял һәм йокы турында да онытып җибәрүләре ихтимал. Май бәйрәмнәре Балык­ларга бик күп романтик сюрпризлар бүләк итә, ди йолдызлар.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама