Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (5 август – 11 август)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларның атнасы билгесезлектән башланыр. Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек эш итәргә кирәклеген белмәгәнгә дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчегезгз бикләнергә, үзегездә казынырга кирәкми. Атна ахырында бар да уңай якка хәл ителер.

Үгезбозау (21.04-21.05)

Үгезбозаулар үзләрен тирә-юньдәгеләргә карата дөрес карашта дип уйлап ялгыша. Үз мәнфәгатьләрегез турында гына уйлап, башкаларның да фикерләре булуы турында онытып җибәрмәгез. Шуңа да үз хаталарыгыз өстендә эшләү вакыты җитте.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләрнең атнасы уңышлы булыр, дип вәгъдә итә йолдызлар. Үҗәтлегегез, ныклы карашта булыгыз уңыш китерми калмас. Матди хәлегез дә зарланырлык түгел. Энергиягегез күп нәрсәгә җитәчәк, иң мөһиме ул бушка түгел. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә дә начар түгел.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларның энергиясе үз алдына куелган бөтен бурычларны да үтәрлек. Интуициягезгә таянып буталчык мәсьәләләрне чишәрсез. Проблемалардан арыну өчен ял итеп алсагыз да була. Тирә-юньдәгеләр белән аралашудан тәм табарсыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнар өчен бу атна бер төрле генә булмаячак. Кешеләргә карата гел яхшылык кына эшләп торасы килү теләге атна ахырында юкка чыгачак. Башкаларның фикеренә колак салмыйча, үзегез турында уйлап, үкенерлек гамәлләр эшләп атугыз ихтимал. Мондый халәтегездән дошманнар файдалана күрмәсен.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызлар бу атнада, кемнең дөрес, кемнең гаепле икәнен дә ачыкламыйча, үзләре генә мөһим карарлар кабул итәргә сәләтле. Шуңа да тирә-юньдәгеләр белән конфликтка керү ихтималы бар. Иң яхшысы: бөтен нәрсәне яхшылап уйлау, башкалар белән фикерләрегезне уртаклашмау.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Үлчәүләр, бу атнадагы барлык вакыйгалар да сездән яхшылап үлчәп, дөрес нәтиҗә ясауны таләп итә. Эмоция һәм хәзер үк булсын дигән теләкләргә генә таянып эш итүегез күңелсез тәмамланырга мөмкин. Кызыктыргыч тәкъдимнәр белән мавыкмавыгыз хәерле.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннар бу атнада эмоцияләр йогынтысына бирелер. Шәхси тормышыгызга үзгәрешләр кертү теләге зур булыр. Элек сезнең өчен буй җитмәслек хыял гына булып тоелган әйберләрне тормышка ашыруда көч куярсыз. Бу бушка түгел, теләгәнгә ирешерсез, дип вәгъдә итә йолдызлар.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчыларның төп игътибары көндәлек мәшәкатьләрне чишүгә юнәлгән булыр. Хәзерге вакытта эш турында гына уйлаганга романтик мөнәсәбәтләр читтә торыр. Шуда да танышу, мәхәббәт маҗараларыннан читтәрәк йөрегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезләр өчен бу атна бик үк уңышлы булыр дип әйтеп булмый. Тормыш иптәшегез белән аралар да суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер шөгыль табарга киңәш ителә. Ә менә үз-үзегезгә анализ ясау өчен бик җайлы вакыт.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярлар өчен бу атнада үзгәрешләр шактый булачак. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән, сезнең тәртиптән тора. Чөнки элеккеге кылган хаталар, башкарылган эшләр өчен җавап бирү вакыты җитте.

Балык (19 февраль-20 март)

Балыклар бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Артык актив булмагыз, ирешелгәннең кадерен белегез, хисләр белән артык мавыкмагыз дип кисәтә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама