Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (3 февраль-9 февраль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Аз сөйләшү алтын бәрабәренә тиң. Җитәкчегез белән низагка кермәгез. Атна азаагында иҗади уңышлар көтелә.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Дуслар белән сәяхәт, яңа иҗат планнары, мәхәббәт көтелә. Өйдән еракта күңелле хәбәрләр, уңышлар булуы ихтимал.Кызыклы һәм отышлы тәкъдимнәр ясалачак.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Кызыклы кешеләр белән яңа очрашулар, иҗади уңышлар көтелә. Форсаттан файдаланып калырга тырышыгыз. Сәламәтлекне күз уңыннан ычкындырмагыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Уңышлар һәм мәхәббәт өйдән читтә көтелә. Элекке дусларыгыз белән ял итү күңелле булачак. Очраклы танышулардан сакланыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

 Килеп туган проблемаларны вакытында хәл итү сорала. Стресстан арыну өчен саф һавада күбрәк йөрергә киңәш ителә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Гаилә һәм хуҗалык мәшәкатьләре, туганнарга кагылышлы проблемалар булуы ихтимал. Каршылыкларны дипломатия һәм яңа элемтәләр аша хәл итү сорала. 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Яңа тәкъдимнәр, яхшы элемтәләр, мәхәббәт көтелә. Яңа танышлар белән вакыт уздыру күңелле булачак.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Көч һәм энергиянең ташып торган чоры. Һәрьяклап уңышлар вәгъдә ителә. Иҗади планнар, финанс мәсьәләләре отыш китерәчәк.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Сез һәрьяклап игътибар үзәгендә. Финанс мәсьәләләре уңыш вәгъдә итә. Сөеклегезнең каршылыклары кәеф төшенкелегенә китерергә мөмкин. Аңа ярдәм итүегез сорала.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Зур үзгәрешле яңа тормыш вәгъдә ителә. Үзең өчен яңа ачышлар ясарга һәм көтелмәгән мөһим карарлар кабул итәргә туры киләчәк.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Әдәби эшчәнлек, килешүләр төзү өчен уңай чор санала. Шәхси тормыш өчен бәхетле чор булачак.

Балык (19 февраль - 20 март )

 Атна башы табыш вәгъдә итә. Максатка ирешү өчен зур тырышлык  сорала. Киләчәгегез хәл ителәчәк.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев