Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (3 - 9 декабрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кызыклы вакыйгалар көтелә. Өйдәгеләргә игътибарлырак булыгыз, әти - әниегезнең хәлен белегез.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Хисләр сынала торган чак. Низаг чыкмасын өчен, бер- берегездән ерагаеп алыгыз

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Болытлы көннәр кәефне бозса, үзегезгә берәр бүләк ясагыз. Килешле кием сатып алырга була.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Шәхси тормыш җайга салына. Атна азагында яхшы яңалыке ишетерсез.
 

Арыслан (23 июль-23 август)

Ел азагы җитә,эш кәгазьләрен тәртипкә китерегез.Вакытыгызны өй һәм гаиләгә багышлагыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Романтик очрашулар көтелә. Атна иҗат өчен уңышлы.

 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Яңа эш урыны эзләү өчен яхшы вакыт. Өйдәге мәшәкатьләр,гаилә башка эшләргә вакыт калдырмый.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Уңай үзгәрешләрне декабрь урталарыннан көтәргә мөмкин. Әлегә яңа эш, проект башламау хәерле.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнадагы вакыйгалар киләчәк тормышка нигез сала. Низаг чыгармагыз, күп әйбер үзегездән тора. Сәламәтлекне кайгыртырга кирәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Ял итегез. Сөйгән ярыгыз белән бергәләп каядыр бару араларны тагын да якынайтачак.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сезгә хәзер кояш һәм җылылык җитми. Мөмкинлек тапсагыз,ялга китегез. Дусларыгыз белән күрешегез.

Балык (19 февраль - 20 март )

Өйдәге каршылыкны бетерү өчен сабырлык кирәк. Холкыгызны үзгәртә алсагыз, тормышның көйләнүен ссизми дә калырсыз. эштә җаваплылык арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев