Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (26 - 2 декабрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Очрашуларга һәм яңа дусларга бай атна. Шулай ук мавыктыргыч перспективалар да көтелә.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Моңарчы хәл ителми килгән теләсә кайсы проблема уңай чишелер. Атна шулай ук гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен дә уңай.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Шәхси тормышны көйләр өчен яхшы вакыт. Күңелле сюрпризлар, көтелмәгән язмыш борылышлары атнасы.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бөтен игътибарны мөһим максатларга юнәлтеп, вак-төяк мәшәкатьләрне читкә куеп торуыгыз нәтиҗәлерәк булыр. Алай да бу чорда яңа эшләр башламый тору хәерле.
 

Арыслан (23 июль-23 август)

Атна кызыклы һәм нәтиҗәле узар. Энергиягез колактан ашкан, аны кирәкле юнәлештә файдаланып, уңышларга да ирешәчәксез. Атна ахырына таба җаныгызга ял бирә торган вакыйга көтелә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

 Мөһим эшләр башкару отышлы, чөнки мәшәкатьләр тиз һәм җайлы чишелә. Талантларыгызны күрсәтер өчен мөмкинлекләр бер-бер артлы чыгып кына торачак. 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Моңарчы яшеренеп яткан иҗади потенциалыгызны куллану мөмкинлеге чыгар. Эш белән бәйле мөнәсәбәтләрнең романтик мөнәсәбәтләргә әверелү ихтималы зур.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

 Моңарчы җавабы булмаган сорауларыгызга җавап табарсыз. Үзегез һәм якыннарыгыз өчен бик күп файдалы эшләр башкара аласыз. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаер. Максатчан «укчы»лар эшләренең яхшы нәтиҗәсен күрер. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Профессиональ өлкәдә үсеш мөмкинлекләре  ачыла.Тәвәккәллек сорый торган сайлау алдында калырсыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бераз мәшәкатьле, ләкин уңышлы атна. Моңарчы алынырга куркып торган зур эшләрне дә артык көч түкми генә башкарып чыгарсыз. 

Балык (19 февраль - 20 март )

Үзегезгә яңа шөгыль табарсыз. Якыннарыгыз белән башкарган эш уңышлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X