Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (25-31 март)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Бу атна үзгәрешләр чоры. Бернәрсәдән дә курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Тырышлыгыгызга карап, кесәгез дә калынаер. 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Сезнең өчен тыныч, уңышлы атна. Тормышыгызның һәр минутыннан ләззәт алып яшәгез. Барлык хыялларыгыз да тормышка ашачак. 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

 Нәрсәнең мөһимрәк булуын ачыклап, көчегезне шуңа багышлагыз. Башыгызга гениаль идеяләр килер, көчле һәм егәрле булырсыз. Талантыгыз ачыла торган вакыт. Эш һәм гаилә белән бәйле мәсьәләләр булса, уңышлы хәл ителәчәк.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Тормышыгызны үзгәртер өчен уңай чор.Нәтиҗәләр ясар һәм элек җибәргән хаталарны төзәтер өчен яхшы вакыт. Көчегезне алучылар белән вакытлыча гына булса да араларны суытыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бөтен игътибарны гаиләгезгә багышлагыз. Тормышның һәр өлкәсендә уңыш елмаячак. Сездән бераз түземлек, тырышлык кына сорала. Кемдер ярдәм тәкъдим итә икән, баш тартмагыз, аның язмыш бүләге булуы бар.
 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 Бәхәсләргә кермәскә тырышыгыз. Килешми торган нәрсәләр булса да, иң яхшысы – елмаеп кына кую.

Фото: www.planetanovosti.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев