Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (24 - 30 декабрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Сүзгә килмәскә тырышыгыз. Бу атнада бизнес өлкәсендә дә, мәхәббәт өлкәсендә дә сөенечле вакыйгалар күп булачак. 

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Юлыгызда атна буе яшел ут кына яначак, дип ышандыра йолдызлар. Эш белән бәйле сәфәрләрегез сезнең файдага булачак. Акчагызны җилгә чәчмәгез, атна ахырында көтелмәгән чыгымнар булуы ихтимал.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бу атнада сезгә көч, энергия, илһам килүен сизәрсез. Моннан файдаланып калыгыз, вакытыгызны бушка үткәрмәгез. Нинди генә эшкә алынсагыз да, менә дигән итеп башкарып чыгасыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

 Организмыгыз ял сорый, шуңа күрә кыска вакытлы гына булса да ял алсагыз, комачауламас иде. Күңелегезгә ошамаган кешеләр белән аралашмыйчарак торыгыз. Иң яхшысы – сезнең күңелегезне аңлый торган кеше белән серләшү.

Арыслан (23 июль-23 август)

Күңелле вакыйгаларга бай атна. Нинди эшкә тотынсагыз да, башкарып чыгачаксыз. Шуңа күрә моңарчы куркып торган эшләргә курыкмыйча алыныгыз. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Өстәмә керем алу чыганагы табылачак. Җитди карарлар кабул итүне киләсе атнага калдырып торыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Үлчәүләрне эштә күңелле яңалыклар көтә. Кайбер Үлчәүләрнең хәтта чит илгә яшәргә күченеп китү ихтималы да бар.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Тормышта уңышка ирешү өчен кеше сүзен түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Эчегезне тырнап, күптән борчыган сорауларыгызга үзегез үк җавап таба алырсыз. Көч-дәртегез ташып торса да, энергиягезне кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә тырышыгыз әле. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Гаиләдәге, эштәге уңышсызлыклар әкренләп артка чигенә башлар. Моның өчен дусларыгызга рәхмәт әйтегез, алар булыша. Атнаның икенче яртысында уңышлар бигрәк тә сөендерәчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Сәяхәткә чыгар өчен менә дигән вакыт. Мөмкинлек булса, ял алып, чит илгә булмаса да, чит төбәккә чыгып һава алыштырып кайту ягын карагыз. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Таныш булмаган яки күптән түгел генә танышкан кешеләргә ышанмаска, сак булыр­га киңәш ителә. Эштә җитәкчегез тарафыннан мактау сүзләре ишетерсез.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыкларны яраткан кешесе сөендерер, хәтта кайбер Балык­ларның мәхәббәт маҗаралары туй белән тәмамланырга мөмкин. Яраткан кешегезнең кимчелекләренә күз йомарга өйрәнсәгез, тормышыгыз җайланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев