Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

ЙОЛДЫЗНАМӘ (23-30 май)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бу көннәрдә Кучкарларны сюрпризлар, көтелмәгән вакыйгалар көтә. Йолдызлар сезгә хәерһаклы, үзегезне курыкмыйча барлык өлкәдә сынап карый аласыз, һичшиксез, бәхет елмаячак. Шәхси һәм гаилә тормышыгызга ачыклык керер сыман, ялгызлар үз парларын табарга мөмкин.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозаулар өчен иң мөһиме – мәхәббәт, иҗат һәм балалар. Кияүгә чыкмаган, өйләнмәгән Үгезбозаулар үзләренең сөйгән ярларын табачак, ә гаиләлеләр бәби алып кайту бәхетенә ирешергә мөмкиннәр. Максатларны дөрес куйсагыз, матди хәлләрегез яхшырып китәчәк, үзегезне кыйммәтле бүләкләр белән сөендерә алачаксыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Йолдызлар Игезәкләргә тормыштан канәгать булып, аның матурлыгын күрә белеп яшәргә киңәш итә. Шул чакта гына бөтен эшләрегез дә алга барачак, финанс мәсьәләләрегез уңай якка хәл ителәчәк. Балалар – уңышлары белән, ә сөйгән ярлар сюрпризлар һәм бүләкләр белән сөендерәчәк.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларны яңа тормыш көтә. Шәхси тормышыгызда күңелле яңалыклар булачак. Бәлки яшәү урыныгызны да алмаштырырга туры килер. Иң мөһиме: бер нәрсәдән дә курыкмагыз, үткәннәр белән яшәмәгез.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бөтен планнарыгыз тормышка ашачак, дип ышандыра йолдызлар. Шушы арада яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. Төшенкелеккә бирелеп, бәхетегезне куркытмагыз. Бу атнада йолдызлар сезгә оныта алмаслык очрашу әзерләп куйган.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Бай эчтәлекле атна. Шәхси тормышыгызда, карьерада зур уңышлар көтә. Үзегезгә бикләнмәгез, сезне яратучы кешеләр барлыгын исегездән чыгармагыз: ул сезгә көч һәм дәрт бирер. Яңа төрле һөнәрләр үзләштерә башласагыз да була. Максатларыгыз, һичшиксез, тормышка ашачак.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Бу атнада ял итәргә, гомумән, вакытыгыз булмаячак. Эш мәсьәләсендә зур яңалыклар көтә, бәлки, эшегезне дә алмаштырырсыз әле. Куркып калмагыз, барысы да яхшы булырга охшап тора. Парсыз Үлчәүләр гомерлек мәхәббәтләрен табарга мөмкиннәр.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Йолдызлар сезгә мәхәббәт вәгъдә итә. Башыгызны югалтмагыз, чөнки сезне әле карьера баскычы буйлап күтәрелү дә көтә. Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Атна гомумән сөенечләргә бай булачак.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Һәрбер эшегезне уйлап эшләргә тырышыгыз. Уйланылмаган эшләрнең күңелсезлекләргә китерүе бар. Төшенкелеккә бирелмәгез, озакламый сезнең урамда да бәйрәм булыр!

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Тырышлыгыгыз бер дә юкка китмәячәк, ди йолдызлар, сезне бу көннәрдә яхшы табыш көтә. Көч-куәтегез артсын, сәламәт булыйм дисәгез, күбрәк саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Дәртегез ташып тора. Куйган максатларга ирешү өчен бик уңай вакыт. Мавыктыргыч сәяхәткә чыгып китеп, яңа танышлар очратуыгыз мөмкин. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, якыннарыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз, сезгә аларның ярдәме кирәк булуы ихтимал.

Балык (19 февраль - 20 март )

Иҗат белән шөгыльләнү өчен менә дигән вакыт. Уңышлар атнасы. Тормышыгыз төптән үзгәрергә мөмкин, күңелле яңалыклар һәм хәбәрләр көтә. Үткәннәр белән яшәмәгез, үз-үзегезгә ышаныч кирәк.

Фото: www.planetanovosti.com

МАТЕРИАЛ: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/16-may.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев