Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (23-29 сентябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Ләкин шуны онытмагыз, уңышны койрыгыннан тотып калу өчен тырышырга туры киләчәк. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнер вакыт та җитте.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Финанс ягын җайлар өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килер. Тормышыгызда яңалыклар күп булыр. Ләкин төптән уйлап эш итү кирәк.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Тыныч чор көтелә. Алай да вакытыгыз күбрәк эш белән узар. Бердәнбер кыенлык – яңа планнарның булмавы. 

Якыннарыгызның эчке дөньясын аңларга тырышыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атнада шәхси милек һәм финанс белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышыгыз. Җитәкчегез сезнең эшчәнлекне югары бәяләр. Мошенниклар кулына эләгә күрмәгез. Балалар нервыгызга тисә дә, ачуланырга ашыкмагыз. Бәлки төбенә төшенү, бергәләп проблемага ачыклык кертү мөнәсәбәтләрне җайлар.

Арыслан (23 июль-23 август)

Араларны җайлау, мөнәсәбәтләрне яңарту өчен яхшы чор. Төп коралыгыз – башкаларны ышандыру сәләтегез. Төгәллеккә омтылыгыз, уңышка ирешү өчен шушы сыйфат мөһим.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Чит илгә чыгып, белем күтәрү яисә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге туар. Үзгәрешләрдән курыкмагыз һәм баш тартырга ашыкмагыз. Бәлки тормышыгыз кискен үзгәреп, яңа дәрәҗәле үрләр яулап куюыгыз ихтимал. Сәламәтлекне ныгыту өчен шифаханәгә барырга киңәш итә йолдызлар. Шопингтан тыелып торыгыз. 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Бу атнада эшегездә хыялыгызда йөрткән мөмкинлекләр ачылуы ихтимал. Әмма горурлыгыгызны күрсәтмәгез - кайвакыт юашлыкның да файда китерүен онытмагыз. Атна ахырында кызыклы бер очрашу көтегез.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чит шәһәрдән партнерлар белән мөнәсәбәтләрне җайга салу белән мәш килер. Шул ук вакытта үзегезгә һәм гаиләгезгә дә игътибарны киметмәскә тырышыгыз. Белем өстәү өчен дә уңышлы атна булачак дип вәгъдә итә йолдызлар. Оныклар белән урамда йөрү сәламәтлеккә һәм кәефкә уңай тәкъдим ясар. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Игътибарлы булыгыз, эшегезне җентекләп башкарыгыз. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш ителә. Бавыр һәм бөерегез какшаган, табибка күренү комачау итмәс. Ерак юлга чыгуны кичектереп торырга туры килер. Ялларны якыннарыгыз һәм өйдәгеләрегез белән үткәрегез.  

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Эшкә кулыгыз ятып тору һәм үҗәтлек, сәләтегез һичшиксез уңышка китерер. Иҗат кешеләренә илһамланып сәнгать тудыру өчен яхшы вакыт. Шимбә көнне барлык эшне кырык якка ташлап, балалар белән бергәләп ял итәргә, урамда йөрергә киңәш итә йолдызлар. 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Үз парлары белән мөнәсәбәт ачыклый башлар. Яла ягып бер дә юкка кеше рәнҗетү матур күренеш түгел. Инфекция эләктереп, чирләп китүегез ихтимал, сакланып йөрегез. Җиләк-җимеш, яшелчә ашарга тырышыгыз, диета тотыгыз, ачык һавада йөрегез. Авырту көчәйсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгатъ итегез.

Балык (19 февраль-20 март)

Атнаны балаларын тәрбияләүгә һәм яраткан шөгыленә багышлар. Белем күтәрү өчен әйбәт атна. Тирә яктагы кешеләр белән конфликтка кермәскә тырышыгыз. Барыбер сезне аңламаслар. Ялларны өйдәгеләр белән бергәләшеп ял итеп, күңел ачу чараларына барып үткәрү яхшырак булыр.

Фото- Piixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев