Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

ЙОЛДЫЗНАМӘ (20-27 июнь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларга үҗәтлек, кирелек хас икәнлеге беркемгә дә сер түгел. Аяк терәп үз дигәнегезне итәргә ярату гадәтеннән бу атнада баш тартсагыз яхшырак булыр. Коткыга бирелмәгез, теләсә кемнең киңәшен тыңламагыз. Иң яхшысы – бөтен эшне як-якка «ташлап» торып, ял итеп алу.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Йолдызлар Үгезбозауларга көч-энергия тупларга киңәш итә, чөнки аларны озакка сузылачак кызык­лы да, җаваплы да проект көтә. Хисләр ялкынында дөрләп яну куркынычы бар. Эштә дә, өйдә дә хәлләрне низагка җиткермәскә тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләргә бу атнада ял, күңел ачу, уңга-сулга акча чәчү турында онытып торсалар, яхшырак булыр. Аларга бу көннәрдә җиң сызганып эшләргә кирәк! «Алма пеш, авызга төш» дип көтеп ятып кына эш бармаячагын алар инде үзләре дә аңлагандыр, шәт.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларга бу атнада уйнап-көлеп сөйләшүнең дә бер чиге бар икәнен белеп тору комачауламас. Тозсыз мәзәкләр сөйләп үзегез уңайсыз хәлгә калудан тыш, кешене үпкәләтүегез дә бар. Сак булыгыз: хисләр йогынтысында төзәтеп булмастай хата эшләп ташламагыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнар, ниһаять, бөтен хыялларын тормышка ашыра алачак. Энергияләре ташып тора, арыганлыкның нәрсә икәнен дә белмиләр. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Алай да масаймагыз, энергиягезне дөрес итеп бүлегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларның шәхси тормышлары күңелле генә үз көенә кайный. Кызлар күп эшли, бу үз чиратында күңел тынычлыгы, финанс тотрыклылыгы алып киләчәк. Гайбәткә колак салып, күңелегезне төшермәгез. Эт өрә, караван бара дигән гыйбарәне онытмагыз.

 


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Кирәкмәгән әйберләрдән котылу – шкафтан һәм күңелдән «тузан җыеп яткан» нәрсәләрне «ревизия» ясап, чыгарып «бәрер» вакыт җиткәндер. Аралашуда рәхәтлек бирми торган кешеләр санын киметсәгез дә, берни югалт­массыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Нәрсәгә генә тотынсагыз да, тырышлыкларыгыз бушка китмәячәк. Тәвәккәллек – уңышыгызның нигезе. Тик күп сөйләшмәгез – тирәгездә «озын колаклар» бик күп.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эштә дә, мөнәсәбәтләрдә дә артыгын тырышып җибәрү үзегезгә үк зыян салырга мөмкин. Эшләрегезне салмак кына, үз җаегызга башкарудан да яхшысы юк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Язмышыгыздан зарланудан туктагыз. Тормышыгызда ошамаган нәрсәләрне үзгәртергә тырышыгыз. Фортуна миннән йөзен читкә борды дип борчылмагыз, бу яңа үрләр яулар алдыннан тын алу гына.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

 Сукоярларга бик күп эшләр башкарырга туры киләчәк. Иренмәгез, ялкауланмагыз: алар үзегезгә фәкать абруй, муллык кына китерәчәк.

Балык (19 февраль - 20 март )

Телефоннан бетмәс-төкәнмәс шалтыратулар, көтелмәгән кунаклар, очраклы очрашулар атнасы. Кеше көен көйлим дип, үзегез турында онытып җибәрмәгез. Кунак килә дә китә, ә «көйсез» нервлар белән сезгә яшисе. Сөеклегез белән ­татуланышуга беренче адымны сез ясаганнан ­дөнья җимерелмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев