Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (2 март – 8 март)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бу атнада шәхси милек һәм финанс белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә тырышыгыз. Җитәкчегез сезнең эшчәнлекне югары бәяләр. Мошенниклар кулына эләгә күрмәгез. Балалар нервыгызга тисә дә, ачуланырга ашыкмагыз. Бәлки төбенә төшенү, бергәләп проблемага ачыклык кертү мөнәсәбәтләрне җайлар.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнада эшегездә хыялыгызда йөрткән мөмкинлекләр ачылуы ихтимал. Әмма горурлыгыгызны күрсәтмәгез - кайвакыт юашлыкның да файда китерүен онытмагыз. Атна ахырында кызыклы бер очрашу көтегез.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Эшкә кулыгыз ятып тору һәм үҗәтлек, сәләтегез һичшиксез уңышка китерер. Иҗат кешеләренә илһамланып сәнгать тудыру өчен яхшы вакыт. Шимбә көнне барлык эшне кырык якка ташлап, балалар белән бергәләп ял итәргә, урамда йөрергә киңәш итә йолдызлар. 

Кысла (22 июнь-22 июль)

Атнаны балаларын тәрбияләүгә һәм яраткан шөгыленә багышлар. Белем күтәрү өчен әйбәт атна. Тирә яктагы кешеләр белән конфликтка кермәскә тырышыгыз. Барыбер сезне аңламаслар. Ялларны өйдәгеләр белән бергәләшеп ял итеп, күңел ачу чараларына барып үткәрү яхшырак булыр.

Арыслан (23 июль-23 август)

Сине бик күп сәяхәтләр көтә, бәлки, яшәү урыныңны да алмаштырырга туры килер. Көз башында эшеңдә үзгәрешләр булуы ихтимал. Иң мөһиме - бернәрсәдән дә курыкма һәм үткәннәр белән яшәмә.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Үз парлары белән мөнәсәбәт ачыклый башлар. Яла ягып бер дә юкка кеше рәнҗетү матур күренеш түгел. Инфекция эләктереп, чирләп китүегез ихтимал, сакланып йөрегез. Җиләк-җимеш, яшелчә ашарга тырышыгыз, диета тотыгыз, ачык һавада йөрегез. Авырту көчәйсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгатъ итегез.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Сәламәтлек җәһәтеннән булсынмы, акча ягыннанмы, мәхәббәт өлкәсендәме – бар да яхшы. Бер генә нәрсәдән сакланыгыз – юк-бар нәрсәләргә артык зур игътибар бирүдән. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Йолдызлар эштәге һәм гаиләдәге проблемаларга күз йомарга киңәш итә. Күп күрмәү, кайбер әйберләрне ишетмәү - сезнең файдага гына. Белмәгәннең башы авыртмый, дигән әйтемне дә истән чыгармагыз. Акча туздыру белән сак булыгыз. Атна ахырында гаиләдәге психологик климат уңай якка үзгәрер.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә. Теләгегезне чынга ашыру өчен каяндыр бер көч алырсыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Йолдызлар бу атнада энергия-көчләрен артык сарыф итмәскә киңәш итә. Сәламәтлегез какшавы бар, бу чорда организмыгыз инфекцияләргә каршы тора алмаячак. Аеруча артык авырлыгы булган кешеләргә саклану чаралары күрергә кирәк. Матди хәлегез уңай якка үзгәрәчәк.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Юл куя белмәсәгез,мөнәсәбәтләр аерылышу белән төгәлләнергә мөмкин. Өстәмә керем турындагы уйларны әлегә читкә куеп торыгыз. Хроник авырулар баш калкытыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Атна бергәләп ял итү, сәфәр чыгу өчен кулай. Тәҗрибәң һәм абруең яңа проектларны тормышка ашырганда ярдәм итәр. Торак һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе булачак. Атнаның соңгы көннәре мәхәббәт өчен уңышлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев