Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (18-24 март)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Һөнәри өлкәдә үзгәрешләр ихтимал. Яңа эшкә курыкмыйча алынырга була.

Юлларда сак булыгыз. Интригалардан ераграк булыгыз, кемнәрдер үз мәнфәгатьләрендә файдаланып, хаталанмагыз. 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Сабырлык – төп ярдәмчегез. Фикер каршылыгы туарга мөмкин, моның өчен үзегезне сүкмәгез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Атна бүтәннәр эшләгән хаталарны төзәтеп үтеп китмәгәе. Башта ачуыгызны китергән вакыйга соңрак сездә бары тик елмаю уятыр. Шуңа күрә нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Атнаның беренче яртысында һәр адымыгызны уйлап эшләү киңәш ителә. Акча мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай атна. 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Кызларның күпчелеге моңарчы үзләрендә күзәтелмәгән сәләтләрне ачарлар, кайберләре хобби халәтендә генә булган шөгыльләреннән керем ала башларлар.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Эштә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә алынмый торыгыз. Гаиләдә бар да тәртиптә. Хезмәттәшләрегез белән бәхәскә керәсегез, ачуланышасыгыз килеп кенә торыр. Үзегезне кулда тотыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Сезнең куелган максатларга ракета тизлегендә бик тиз ирешүегез кемнәргәдер ошамаска мөмкин. Һәм шуның аркасында көпчәккә таяк тыгучылар да булуы ихтимал. 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Эштә проблемалар күп булса да, җиңел хәл итәрсез. Ә менә шәхси тормышта кеынлык бар. Керемнәрегез арткан кебек, чыгымнарыгыз да артыр. Акчаның каян кереп, кая чыгып киткәнен белми калырсыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Хезмәттәшләрегез белән арада җылы мөнәсәбәтләр урнашыр. Ялгыз Кәҗәмөгезләр сөйгән ярын табар.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салу, карьера кору өчен нигез булдыру өчен кулай атна. Сукоярларга акчалы эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Үз эшегезне читкә куеп, башкалар проблемасын хәл итәргә туры килер.

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X