Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (17 - 23 июнь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарларга бу атнада җитди карарлар кабул итәргә һәм бик игътибарлы булырга туры киләчәк. Сезнең юлыгызда икейөзле кешеләр очрарга мөмкин. Моның акча белән бәйле мәсьәләләргә дә кагылуы бар. Атнаның позитив моменты – шәхси мөнәсәбәтләр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үгезбозаулар тормышка позитив күзлектән карый һәм сезгә бар яктан да уңыш елмая. Бу атнада сез, ниһаять, эшләгән эшләрегезнең мул җимешен татый алачаксыз һәм ул сезгә зур канәгатьлек бирәчәк. Атна уртасында кулыгызга күптән өметләнгән акча керергә мөмкин.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләр якын-тирәдәгеләрнең кинәт кимүенә, телефонның сирәгрәк шалтыравына игътибар итәр. Бәлки, соңгы вакытларда сез үзегез аралашуларга, яңа танышуларга бик сак карыйсыздыр? Ә бәлки эшегез артык күптер? Тик атна урталарына сезнең вакытыгыз иркенәячәк.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атна Кыслалар өчен мәшәкатьле булачак. Сез бар эшкә дә өлгерергә тырышасыз, әмма берсен дә ахырга кадәр җиткереп бетермисез. Эшегез бөтен вакытыгызны ала, арыйсыз, әмма шул ук вакытта әлегә берни дә үзгәртә алмыйсыз. Бәлки сезгә яңа резюме төзергә вакыт җиткәндер?

Арыслан (23 июль-23 август)

Хатын-кыз Арысланнарның күңеле төшәргә мөмкин, чөнки күптән өметләнгән эш урыны турындагы хыялларыгызның чәлпәрәмә килүе бар. Әлеге ситуацияне «җибәреп», хәлләрне ничек бар, шулай кабул итәргә тырышыгыз. Атна ахырында очрашуга чакырырга мөмкиннәр. Ашыгыч карарлар кабул итүдән сак булыгыз.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Гадәттә, Кызлар сак һәм уйлап эш итә, әмма бу атнадагы вакыйгалар киресенчә булырга мөмкин. Куелган максатларыгызга ирешер өчен сез тәвәккәл адымнар ясарга да риза. Ләкин эш буенча партнерларыгыз ышанычлы булса яхшы.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Кешеләрдән азат һәм ирекле булыр өчен менә дигән вакыт. Барысы да сез теләгәнчә бара. Сез үзегезнең кирәклекне сизәсез һәм шуның белән үз-үзегезгә ышанычыгыз да арта. Хәтта җитәкчегезгә дә таләпләр куя аласыз. Өйдәге вакыйгалар да яхшы якка үзгәрәчәк. Ремонт эшләре башларга яки сәяхәт итәргә мөмкинсез. Атна ахырында сезне уңышлы сатып алулар да көтә.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннар авырлыклардан курыкмый һәм кыю проектларга алына. Бу атна акча мәсьәләсендә дә уңышлы булачак. Әгәр күптәннән фатир эзләсәгез, белдерүләргә игътибарлы булыгыз, чөнки аларның берсе сезгә туры киләчәк. Шулай да белгән кешеләр белән киңәшләшү комачауламас. Атнаның икенче яртысы романтик очрашулар өчен яхшы. Шәһәр янында ял итәр өчен бик матур вакыт.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчылар, моңа кадәр булган оптимист уйларыгыз кая китте? Сез вәгъдәләрдән арыдыгыз, күңелегезгә тынычлык эзлисез. Әгәр атна уртасына кадәр җитәкчегез белән уртак тел таба алсагыз, хәлегез күпкә яхшырачак. Укчылар шәхси тормышларындагы вакыйгалар өчен дә борчыла. Сөйгәнегез белән җитди сөйләшүләрдән курыкмагыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгез белән каршылыкка кермәскә кирәк, чөнки бу атнада сез – тотнаксыз һәм дорфа. Иң авыр көннәр – сишәмбе һәм чәршәмбе. Шуңа күрә тынычланыр өчен күптән онытылган хоббиегыз турында искә төшерергә туры килергә мөмкин.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Сукоярларга ял итәр өчен яхшы вакыт. Сез бик күп эшлисез, сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Эшегезне киметкән очракта да, матди яктан авырлыклар кичермәячәксез.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыклар бик канәгать. Бу атнада сезгә ярдәм итүчеләр дә күп булачак. Ниһаять, Балыклар күптән борчыган финанс мәсьәләләрен дә уңай хәл итәчәк. Ялларыгызны да алдан планлаштырып куюыгыз хәерле.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев