Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (17 - 23 декабрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелә. Өйдәгеләргә игътибарлырак булыгыз. Яңа проектка алыну өчен уңайлы вакыт. 

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Хисләр сынала торган чак. Тавыш чыкмасын өчен, бер - берегездән ерагаеп алыгыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Болытлы көннәр кәефне бозса,үзегезгә берәр бүләк ясагыз. Килешле кием сатып алырга була.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Шәхси тормыш җайга сылына. Бергәләп каядыр бару араларны тагын да якынайтачак. Яңа эш урыны эзләү өчен яхшы вакыт.
 

Арыслан (23 июль-23 август)

Вакытыгызны өй һәм гаиләгә багышлагыз.Ялгыз Арысланнарның күңелләренә ошаган кешене очрату ихтималы зур.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Алда ромакнтик очрашулар көтелә. Атна иҗат өчен уңышлы.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Өйдәге мәшәкатьләр, башка эшләргә вакыт калдырмый. Эштә уңышлы вакыт.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтә. Әлегә яңа эш,проект башламау хәерле.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу атнадагы вакыйгалар киләчәк тормышка нигез сала. Тавыш чыгармагыз,күп әйбер үзегездән тора. Сәламәтлекне кайгыртырга вакыт.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Искесеннән тәмам туеп, яңа эшкә күчү турында хыяллансагыз да, кызган баштан беткә үч итеп, туныгызны яга күрмәгез. Уңай һәм тискәре якларын уйлап бетермичә, карар кабул итмәгез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Гаиләле Сукоярлар якыннарына игътибарлырак булсын, ә ялгызларга йолдызлар күбрәк аралашырга куша. 

Балык (19 февраль - 20 март )

Өйдәге каршылыкны бетерү өчен сабырлык кына кирәк. Үзегезнең холкыгызны үзгәртә алсагыз, тормышның көйләнүен сизми дә калырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X