Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (16 декабрь-22 декабрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

 Яңа идеяләргә бай булырсыз. Эшкә бирелеп китеп, ял итәргә онытмагыз. Бөтен эшкә дә берьюлы алынмагыз, башкарып чыгуы кыенрак, шулай ук сәламәтлегегезгә дә зыян килергә мөмкин. 

Бу атнада барысына да өлгерергә кирәк. Үз эшләрегезне дә карарга, башкаларга да ярдәм итәргә. Сез, кайвакыт, үзегезгә нәрсә кирәк икәнен аңлый алмыйча торырсыз.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Тирә-яктагылар белән ачуланышмагыз. Тынычлык булсын өчен ашыкмыйча гына барысын да хәл итәргә.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атнада сезнең өчен бик үк җиңелләрдән булмас. Атна дәвамында эш тә эш булыр. Булган хәлләрне "тормыш дәресләре" итеп кабул итегез. Алар киләчәк тормышыгыз өчен яхшы киңәш.

Арыслан (23 июль-23 август)

 

Бу атнада мәхәббәт өлкәсендә уңыш көтелә. Бәлки, гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Сезне бу атнада мөһим үзгәрешләр көтә. Кемдер яшәү урынын алыштырса, кемдер, кызганычка каршы, аерылышырга мөмкин.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Берәр нәрсә эшләгәнче, мөһим карар кабул иткәнче яхшылап уйлагыз, ашыкмагыз. Сезне алдарга мөмкиннәр, саграк булыгыз. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чит кешедән ярдәм сораганчы, иң якын дусларыгызга һәм туганнарыгызга гына мөрәҗәгать итегез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Әгәр кирелегегезне күрсәтсәгез, тирә-яктагылар белән ызгыш-талаштан арынып булмас. Шулай ук, сезне башка кешеләрнең фикере дә кызыксындырмас. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Күптән алып барган эшегездә уңыш елмаер, финанс яктан яхшы гына керем булыр. Бәлки, эш хакыгызны күтәрерләр һәм яңа вазифага билгеләрләр.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сезнең өчен бу атнада яңа мөмкинлекләр ачыла. Барча хыял-теләкләрегезне чынга ашырырга тырышыгыз. Финанс хәлегезне яхшырту өчен яңа проектларда катнашырсыз.

Балык (19 февраль - 20 март )

Сезнең көч-дәртегез ташып торачак. Шуңа, бик актив булырсыз. Нинди генә өлкә эшенә алынсагыз да, барысын да җиңел алып барырсыз. Гәрчә, нәтиҗәсе бик тиз булмаса да. 

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев