Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (16-22 июль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Ремонт эшләрен башлап җибәрергә уңайлы вакыт. Гаилә белән күбрәк ял итәргә киңәш итә йолдызлар.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Очрашу, туй сәяхәтенә чыгу өчен кулай вакыт. Яраткан кешегездән бүләк алырсыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Эшегездә уңышлар көтә. Активрак булырга кирәк.Спорт белән дуслашырга вакыт.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Якыннарыгызга сезнең ярдәм кирәк булырга мөмкин.Буш вакытыгыз булганда ял итәргә тырышыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Үзгәрешләргә әзер торырга кирәк. Кибетләрдә йөреп, кәефегезне күтәрегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Мөһим карар кабул итәр чак. Авырлыклар туса, якыннарыгызның ярдәменә өметләнә аласыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Шәхси тормышыгызда узгәрешләр булыр.Бер - берегезгә игътибарлы булырга тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Һөнәрен алыштырырга теләүчеләргә нәкъ вакыты. Дусларыгыз белән сәяхәткә чыгыгыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Иң беренче чиратта гаилә мәшәкатьләрен хәл итәргә тырышыгыз.Хезмәттәшләрегез белән сүзгә килүегез ихтимал.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Көнләшү араны бозарга мөмкин. Моңа юл куймаска кирәк. Кешеләр белән аралашу,кунаклар чакыру өчен уңай вакыт.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Якыннарыгыз белән игътибарлы булыгыз.Сәламәтлекне кайгыртырга вакыт. 

Балык (19 февраль - 20 март )

Вакыйгаларны ашыктырмагыз,үз көе белән барсын.Тышкы кыяфәтегезне матурлагыз,үзегезгә килешле кием сатып алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп

Реклама
Реклама
2
X