Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (15-21 октябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык. Үгезбозауларның бу көннәрдәге девизы шул. Аларга бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Атна ахыры Үгезбозаулар өчен уңышлы, бигрәк тә финанс өлкәсендә. Ял көннәрендә үпкәләшкән кеше гафу сорар.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Уңышны койрыгыннан эләктерә торган атна бу. Язмыш сезгә бик күп мөмкинлекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз. 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Атнаны беренче яртысы зур әйберләр сатып алу өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Мәшәкатьле, әмма уңышлы ай. Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята.  Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер. 

Арыслан (23 июль-23 август)

Хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип,  кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны бизмәнгә салырга туры килмәгәе.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә хәерхаһлы.  Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез. 
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Уңыш тавының түбәсендә торасыз, шуны  абайлыйсыз микән? Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә якын дустыгызны югалтырсыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы ай. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу атнада барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү форсаты чыгар. Мөгаен, бу атна тормышыгызның иң уңай чоры булмас. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Вакыйгаларга бай атна. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу атна барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән.

Балык (19 февраль-20 март)


Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе. Киреләнердән элек, вазгыятькә икенче яктан карагыз.

Фото- Piixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X