Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (13-19 гыйнвар)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Максатка ирешү юлында шәхси проблемалар комачау итәчәк. Шуңа да йолдызлар сезгә башка юл табарга киңәш итә. Уңышка ирешергә теләсәгез үзегезне ялтыравык итеп күрсәтү берни бирмәс, киресенчә, тыныч кына үз эшегезне башкарыгыз.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Сезгә бу атнада барысына да өлгерергә кирәк. Үз эшләрегезне дә карарга, башкаларга да ярдәм итәргә. Сез, кайвакыт, үзегезгә нәрсә кирәк икәнен аңлый алмыйча торырсыз. Тирә-яктагылар белән ачуланышмагыз. Тынычлык булсын өчен ашыкмыйча гына барысын да хәл итәргә.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Сезнең өчен атна уңышлы булыр. Нинди генә эшкә алынсагыз да, авырлыкларсыз башкарып чыгарсыз. Шуңа да үз-үзегезгә ышаныч артыр. Фикерегезне яклау өчен көч табарсыз. Максатыгызга ирешү өчен барысына әзер булуыгызны башкаларга да белгертерсез.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Эшлекле сөйләшү, килешүләр өчен уңышлы атна булачак. Тәҗрибә һәм интуициягез катлаулы хәлләрдән чыгарга ярдәм итәр. Барлык мәсьәләләрне яраткан кешегез белән уртага салып сөйләшегез. Туганнарыгызның эшенә кысылмавыгыз хәерлерәк.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бу атнада мөһим үзгәрешләр көтә. Кемдер яшәү урынын алыштырса, кемдер, кызганычка каршы, аерылышырга мөмкин. Кыен вакытларны үткәреп җибәрү өчен аларны кабул итәргә кирәк. Атна ахырына бөтен кыенлыклар да артта калыр, күңелле яллар килер.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Ял итүгә кызыксындыру чаралары күп булыр. Әмма күңел ачу матди хәлегезгә тискәре йогынты ясаячак бит, моңа тиз төшенерсез. Шуңа да эшегезгә комачау итми торган ял итү режимын сайларга кирәк булачак. 

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Тормыш арбасы бик тиз тәгәри, шул тизлеккә ияреп, карарлар да кабул итәргә туры килер. Шунысы гына начар: киңәш сорар кеше табылмас. Яңа танышулар көтелә. Шәхси һәм эшлекле очрашулар файдалы булачак. Атна азагында ялгызыгыз гына калырга, ял итәргә тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Әйләнә-тирәдәгеләрнең фикеренә колак салыгыз. Алар файдалы сүз сөйләр, кирәкле мәгълүмат ирештерер. Эш һәм уку өчен бик яхшы вакыт. Атна азагында ерак булмаган арага сәяхәткә чыгып керә аласыз – дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән, әлбәттә.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Иске карашлы булуыгыз сезне кыен хәлгә калдырырга мөмкин. Шулай да традицияләрне саклап калырга кирәк. Әгәр дә ниндидер бер карарга килү кыен икән, якыннарыгызга мөрәҗәгать итә аласыз. Көнкүреш мәшәкатьләре белән шөгыльләнү канәгатьлек хисе бирер.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Сирәк булса да бәхет елмаер анысы, әмма зур уңышка ирешү өчен тырышлыкны да кызганмаска кирәк. Үзегезнең һәм башкаларның ялгышыннан сабак алырсыз. Вәгъдәләр бирмәгез – үтәве кыен булачак. Имгәнүләрдән сак булыгыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Тәвәккәллек һәм әйдәманлык сыйфатларын эшкә җигегез. Сезне авыр вакытта ташламаган якын булган кешегезгә бүген сездән ярдәм кирәк булырга мөмкин. Әзер торыгыз – эш гадәттәгедән күбрәк булачак. Шәхси мөнәсәбәтләрдә киеренкелек хөкем сөрә.

Балык (19 февраль-20 март)

Бу атнада энергиягез ташып торыр. Яңа идеяләргә бай булырсыз. Эшкә бирелеп китеп, ял итәргә онытмагыз. Бөтен эшкә дә берьюлы алынмагыз, башкарып чыгуы кыенрак, шулай ук сәламәтлегегезгә дә зыян килергә мөмкин. Ял көннәрен туганнар белән күрешеп, ял итеп үткәрегез.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев