Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (12-28 октябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Бу атнада матди өлкә белән бәйле сорауларны хәл итәргә алыныр. Тик көн тәртибегезне игътибарлап төзегез, эш белән ялны дөрес аралаштырыгыз. Эшләрегезнең тәртиптә булуы кәефегезне күтәрер, яңа үрләр яулауга этәргеч булыр.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бу атнада иң мөһиме - үз көчләренә һәм сәләтләренә ышану. Моңа кадәр эшләнгәннәрдән күпкә артыграк булдыра аласыз, ди йолдызлар. Җиң сызганып эшләү өчен менә дигән вакыт. Романтик рухтагы аралашу да уңышлы булыр. Илһамлану иң яхшы сыйфатларыгызны ачарга рдәм итәр.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бу атнада якын туганнары белән аралашу аеруча җылы тәэсирләр бүләк итәр. Аралашу гына түгел, аларга ярдәм итү, өй эшләрен алып бару да бик уңай булыр. Тик башлаган эшләрегезне ахырына кадәр җиткерегез. Нинди дә булса шау-шулы очрашуларга барудан баш тартыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атнада тирә-юньдәгеләр белән аралашуны җайга салыр. Бу арада сез барлык кирәкле яңалыклардан да хәбәрдар булырсыз. Моңа җәйле рәвештә башкаларның проблемаларын чишүдә дә катнашырга туры килер. Яңа нәрсәләр өйрәнегез, укыгыз. Атна азагына таба сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Тормышның күп өлкәләрендә уңайлы булырлык атна көтә. Финанс яктан да, һөнәри яктан да. Җитәкчеләр белән уңай мөгамәлә урнаштыра алырсыз. Эш эзлисез икән, яхшы гына эш тә табылып куюы ихтимал. Иң мөһиме, хыялыгызга таба, читкә тайпылмыйча, ышаныч белән атлау.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Бу атнада интеллектуаль һәм рухи яктан югары дәрәҗәдә булырлар. Яңа нәрсәләр өйрәнү, белемегезне тикшерү уңай нәтиҗәләр бирер. Күңелегезгә якын кешеләр белән аралашырсыз. Атна азагында гаиләдә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы ихтимал.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Ниндидер четерекле мәсьәләләрне чишә алырлар. Яшерен дипломатия алымнарын кулланып, ягъни үзегезгә билгеле булган, үзегез эшләргә җыенган барлык нәрсәне дә тирә-юньдәгеләргә белгертмичә генә эш итсәгез кулайрак булыр. Атна азагында таныш-белешләрегез, күршеләрегез белән аралар бозылырга мөмкин.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Бу атнада хезмәттәшләре белән араларны ныгыта алыр. Ярдәм сорасалар, кире бормагыз. Гомумән, тирә-юньдәгеләр белән активрак аралашыгыз. Икеяклы файдалы эшчәнлекнең нәтиҗәләре сезне шатландырыр гына. Ә менә финанс ягыннан атна уңайлы түгел, ди йолдызлар.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

йолдызлар үз сүзләрендә нык торырга киңәш итә. Болай итү хыял-омтылышларның чынга ашуына китерүе барыбызга да мәгълүм. Өстәвенә әле иренү, ялкаулык дигән төшенчәләр турында да онытып торсагыз, уңыш сезгә үзеннән-үзе киләчәк. Җитәкчегез белән аралар да бик җайлы булырга охшаган.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Мәхәббәттә дә, иҗатта да уңыш алып килерлек оптимистик чор көтә. Тик чынбарлыкны идеаллаштырырга ашыкмагыз, юкса күңелегез кайтып, ямансуларга калыр. Үзегез өчен яңа булган нәрсәләр өйрәнегез, укыгыз яисә кечкенә сәяхәткә чыгып китегез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Булган акчаларын күчемсез милеккә кертү өчен яхшы чак. Торак мәсьәләсе дә уңай хәл ителергә мөмкин. Гаиләдә дә гармония хөкем сөрә. Туганнарыгызга ярдәм сораганнарын көтеп тормыйча булышырга тырышыгыз. Атнаның икенче яртысында көнкүрештә вак-төяк килешмәүчелекләр булырга мөмкин.

Балык (19 февраль-20 март)

Йолдызлар тирә-юньдәгеләр белән араларны ныгытырга киңәш итә. Бу көннәрдә сездән артык гамәлләр дә таләп ителмәс. Сезгә күбесенчә тыңларга гына һәм киңәшегезне генә бирергә туры килер. Ә бу инде сезнең файдага. Атнаның икенче яртысында исә җитәкчелек һәм власть вәкилләре белән аралашмавыгыз хәерлерәк булыр, дип фаразлый йолдызлар.

Фото- Piixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев