Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (12 - 18 ноябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кучкарлар бу көннәрдә күңелләрен күптәннән тырнап торган проблемаларын хәл итәчәк. Аларның дәрт-дәрманы, энергиясе таулар күчерергә җитәрлек. Нинди генә эшкә алынмасыннар, бөтенесен дә бик җайлы гына башкарып чыгачаклар.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык. Үгезбозауларның бу көннәрдәге девизы шул. Аларга бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Атна ахыры Үгезбозаулар өчен уңышлы, бигрәк тә финанс өлкәсендә. Ял көннәрендә үпкәләшкән кеше гафу сорар.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләрнең эш буенча кирәкле кеше белән танышу ихтималы зур. Карьера үсеше көтелә. «Миннән булмый» дип, үзегезне булдыксызга чыгармагыз. Барысы да әйбәт булыр.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Йолдызлар Кыслаларга бик күңелле атна вәгъдә итә. Вак-төяк мәшәкатьләр белән әвәрә килеп, күңелле вакыйгалардан читтә калмагыз. Кирәкмәгәнне уйлап, үзегезне бетермәгез – сәламәтлегегезне кайгыртыгыз. Атна ахырында уйламаган җирдән акча керүе ихтимал.

Арыслан (23 июль-23 август)

Сез проблема дип йөргән нәрсәләрнең бары тик эчтәге курку хисе генә икәнлеген ниһаять аңларсыз. Арысланнар өчен карьера, эш – беренче урында, шәхси тормыш арткы планга калып бара. Бәлки күбрәк үзегез турында уйлый башларга вакыт җиткәндер ә?

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Кызлар, киләчәккә планнарыгызны сер итеп тотсагыз, яхшырак булыр. Алдан кычкырган тукранның башы ярылган сыман, хыялларыгыз сүздә генә кала күрмәсен. Тирә-яктагыларга яраклашудан туктагыз.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Тигез урында проблема эзләүдән туктагыз. Күңелегезгә рәхәтлек бирә торган эшләр белән генә шөгыльләнергә тырышыгыз. Кәефегез күтәрелсен дисәгез, үзегезне аңлый торган, якты энергетикалы кешеләр белән генә аралашыгыз.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннар бераз гына әрсезлек, аз гына тырышлык һәм үҗәтлелекләрен эшкә җиксәләр, теләгән бар нәрсәләрен җиренә җиткереп эшләп чыгачаклар. Нәтиҗәсеннән үзләре дә, эштәгеләр дә, өйдәгеләр дә канәгать калачак. Чаяннар өчен бу – хыяллар чынга ашу атнасы.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Бу арада бераз күзгә чалынмыйчарак, «күләгә»дә йөрсәләр, Укчыларга отышлырак булыр. Эштә артыгын сөйләшмәгез, гайбәт сатмагыз, кеше белән тәмсезләшмәгез. Боларның берсе дә сезнең файдага түгел.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Фикердәшләрегез белән бергәләп башлап җибәрергә тиеш булган уртак проектны бераз кичектереп торуыгыз хәерле. Фикер каршылыклары килеп чыкмасын өчен, башта җиде кат үлчәгез, аннан соң гына кисәрсез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Катлаулы атна. Атна вакыйгалары сезне яшәргә өйрәтер, дуслыкка, эшкә һәм башка нәрсәләргә карата фикерегез үзгәрер, нәтиҗәләр ясарсыз. Элек ясаган хаталарыгыз киләчәктә сабак булыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Атна күп авырлыклар, күңелсезлекләр китерсә дә, җиңел генә ерып чыгарсыз. Катлаулы һәм бик тә җаваплы эшләрдә дә, хәтта үзегезнең көчегезгә ышанмасагыз да, дусларыгызның ярдәме белән уңышка ирешерсез. Үзегезгә ышаныч барлыкка килер. Яңа эш башлап җибәрү өчен кулай чор.

http://shahrikazan.ru/index.php/news/goroskopp/yoldyznam-8-15-noyabr алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X