Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (11-17 март)

Бу атнада безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә соң?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Кредит мәсьәләләрен хәл итү, бурычлардан котылу өчен уңай чор. Эштә үзегезне хезмәттәшләрегездән өстенрәк кую гадәтен ташлагыз – көлкегә калуыгыз бар.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Саксыз әйтелгән сүз үпкәләшкә китерергә мөмкин. Яңа эшкә тотынырга ашыкмагыз. Күптән башлап ахырына кадәр җиткерелмәгән эш-мәшәкатьләрегез белән генә шөгыльләнсәгез, яхшырак булыр.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Күзне «кыздыра» торган тәкъдимнәргә ризалашканчы, җиде кат уйлагыз – бушлай сыр капкында гына икәнен исегездән чыгармагыз. Көтелмәгән хәбәр аркасында дусларыгыз белән аралашуда кытыршылыклар туарга мөмкин.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Бу атна эштә дә, шәхси тормышыгызда да уңышлар алып киләчәк. Тик, уңышлардан башыгыз әйләнеп, буш вәгъдәләр биреп ташламагыз, акчагызны җилгә чәчмәгез. Күптән очрашмаган танышыгызны очратырсыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Бу атнада сездән кыюлык, тәвәккәллек таләп ителә. Кисәк килеп чыккан проблемаларны шул рәвешле генә хәл итә алырсыз. Өйдәге мәшәкатьләр дә бик күп вакытыгызны ала, хисләргә бирелү өчен кулай чор түгел.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Әллә кайчангы теләгегезне тормышка ашыруга комачаулый торган бер яңалык ишетүегез бар, ләкин ул сезнең өчен киртә түгел. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар көтелә.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Күңeлне җылытмый башлаган хисләрдән вакытында арынырга кирәк. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшырту турында да уйланыгыз. Мөмкинлек булса, сәяхәткә чыгыгыз, юлларыгыз уңар.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Эшегезне алыштырырга туры килмәгәе: яңа вазифа тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Ике дә уйлап тормастан, ризалашыгыз, әлеге яңалык тормышыгызда уңай үзгәрешләргә китерәчәк.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Кемдер зур проблема итеп кабул иткән авырлыкларны да үз файдагызга борып җибәрә алачаксыз. Үткен акылыгыз һәм эчке сиземләвегез максатыгызга ирешүдә ярдәм итми калмас.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Ахыры нәрсә белән бетәсен белеп булмаган эшләргә тотынмагыз, очраклы танышларның сүзенә ышанмагыз. Көтелмәгән хәбәр аркасында, атналык планнарыгызның үзгәрүе ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Һөнәри осталыкны арттыру, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай вакыт. Дус-ишләрегезгә артыгын ачылып китмәгез, әйткән сүзегезне ахырдан җыеп ала алмассыз.

Балык (19 февраль - 20 март )

Ашыкмагыз, үз алдыгызга куйган бурычларны хәл итүгә барыбер ирешәчәксез. Сәфәргә чыгып китү ихтималы бар. Уйламаган җирдән акча керер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев