Мөслим-информ

Йолдызнамә (1 сентябрь- 8 сентябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Киләчәктән нәрсә өмет итәргә, ничек эш итәргә кирәклеген белмәгәнгә дөрес юлны сайлау да авыр булачак. Шулай да үз эчегезгз бикләнергә, үзегездә казынырга кирәкми. Атна ахырында бар да уңай якка хәл ителер.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Үз мәнфәгатьләрегез турында гына уйлап, башкаларның да фикерләре булуы турында онытып җибәрмәгез. Шуңа да үз хаталарыгыз өстендә эшләү вакыты җитте.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Үҗәтлегегез, ныклы карашта булыгыз уңыш китерми калмас. Матди хәлегез дә зарланырлык түгел. Энергиягегез күп нәрсәгә җитәчәк, иң мөһиме ул бушка түгел. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә дә начар түгел.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Интуициягезгә таянып буталчык мәсьәләләрне чишәрсез. Проблемалардан арыну өчен ял итеп алсагыз да була. Тирә-юньдәгеләр белән аралашудан тәм табарсыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Кешеләргә карата гел яхшылык кына эшләп торасы килү теләге атна ахырында юкка чыгачак. Башкаларның фикеренә колак салмыйча, үзегез турында уйлап, үкенерлек гамәлләр эшләп атугыз ихтимал. Мондый халәтегездән дошманнар файдалана күрмәсен.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Тирә-юньдәгеләр белән конфликтка керү ихтималы бар. Иң яхшысы: бөтен нәрсәне яхшылап уйлау, башкалар белән фикерләрегезне уртаклашмау.

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Эмоция һәм хәзер үк булсын дигән теләкләргә генә таянып эш итүегез күңелсез тәмамланырга мөмкин. Кызыктыргыч тәкъдимнәр белән мавыкмавыгыз хәерле.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Шәхси тормышыгызга үзгәрешләр кертү теләге зур булыр. Элек сезнең өчен буй җитмәслек хыял гына булып тоелган әйберләрне тормышка ашыруда көч куярсыз. Бу бушка түгел, теләгәнгә ирешерсез, дип вәгъдә итә йолдызлар.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Хәзерге вакытта эш турында гына уйлаганга романтик мөнәсәбәтләр читтә торыр. Шуда да танышу, мәхәббәт маҗараларыннан читтәрәк йөрегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Тормыш иптәшегез белән аралар да суынып китәргә мөмкин. Төшенкелеккә бирелүдән сакланырга, ниндидер шөгыль табарга киңәш ителә. Ә менә үз-үзегезгә анализ ясау өчен бик җайлы вакыт.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Бу атнада үзгәрешләр шактый булачак. Алар уңай да, тискәре дә булырга мөмкин. Барысы да үзегездән, сезнең тәртиптән тора. Чөнки элеккеге кылган хаталар, башкарылган эшләр өчен җавап бирү вакыты җитте.

Балык (19 февраль - 20 март )

 Бу атнада тормыштан ямь һәм тәм табып кына торачак. Артык актив булмагыз, ирешелгәннең кадерен белегез, хисләр белән артык мавыкмагыз дип кисәтә йолдызлар. Ял итү, киеренкелектән арыну өчен яхшы вакыт.

Фото - Pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: