Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (1 апрель - 7 апрель)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән...

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызбагарлар хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә.
 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

 Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Авыр чакта бер - берегезгә терәк була белегез. Иң мөһиме - ихлас мөнәсәбәтләр. Көтелмәгән җирдән акча керер.

Арыслан (23 июль-23 август)

Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. 
 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Парыгызга артык таләпчән булмагыз,вак - төяккә игътибар бирмәгез. Үзегезнең җитешсез якларны төзәтергә кирәк.
Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Уңышлы атна. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә хәерхаһлы.  Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез. 
 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

 Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята.  Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Яңа мөнәсәбәтләрдән башыгыз әйләнер. Гаилә корырга теләсәгез, хисләрне контрольга алыгыз. Эштә зур керемнәргә өметләнмәгез.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Сукоярларга ял итәр өчен яхшы вакыт. Сез бик күп эшлисез, сәламәтлегегезгә игътибарлырак булырга кирәк. Эшегезне киметкән очракта да, матди яктан авырлыклар кичермәячәксез.

Балык (19 февраль - 20 март )

Романтик очрашуларга вакыт булмас.Игътибарны эшкә бирегез. Гаиләдә аңлашылмаучанлыклар чыгар. Тыныч булыгыз. Эштә тикшерү көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев