Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (1– 7 июль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Атна Кучкарлар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Һәр сүзне уйлап әйтергә, берәр эшкә тотынганчы җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнергә кирәк. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру, спорт белән шөгыльләнә башлау да комачау итмәс.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Бөтен нәрсә дә сез дигәнчә генә бармавы эчегезне пошыра. Борчылудан файда юк, хәлләр җайланганны көтәргә генә кала. Озак еллар күрешмәгән танышларыгыз, туганнарыгыз кунакка килеп чыгар.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Кәефегез гел үзгәреп торуга карамастан, максат һәм планнарыгыз турында онытмыйсыз. Ниһаять, күптән борчып торган проблемаларыгызны җиңеп чыгарсыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кәефегез гел үзгәреп торуга карамастан, максат һәм планнарыгыз турында онытмыйсыз. Ниһаять, күптән борчып торган проблемаларыгызны җиңеп чыгарсыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнар, ниһаять, бөтен хыялларын тормышка ашыра алачак. Энергияләре ташып тора, арыганлыкның нәрсә икәнен дә белмиләр. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Алай да масаймагыз, энергиягезне дөрес итеп бүлегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларның башлары белән эшкә чумган мәле. Атна ахырында кулга зур суммада акча керәчәк дигән өмет аларның эшләү теләген тагын да арттыра.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Эштә ыгы-зыгы, күңелсез хәлләр килеп туарга мөмкин. Юкка борчылмагыз, барысы да үзегезнең бу проблемага нинди яссылыктан каравыгызга гына бәйле. Акчаны экономияләргә туры килер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Чаяннарга бөтен дөньясы каршы сыман булып тоела. Бары тик тынычланырга һәм эмоцияләрегезне бераз йөгәндә генә тотарга өйрәнергә кирәк. Өстегезгә артык күп җаваплылык алмагыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчыларда үз-үзенә ышаныч туар һәм вак-төяккә дә шатланып, кәефләнеп йөрер. Алар бар нәрсәдә гармония, күңел тынычлыгы табар. Ләкин мондый халәт Укчыларга баш-аягы белән эшкә чумарга комачау итмәячәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Гадәтләнгән эш бертөрле һәм кызыксыз булып тоела башлар. Үзегезне бүтән бер яңа өлкәдә сынап карыйсыгыз, яңа һөнәрләр үзләштерәсегез килер. Кызыклы тәкъдим ­булуы ихтимал.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Эш дип башыгызны ташлап эшләүнең нәтиҗәләре дә озак көттермәс төсле. Саллы гына премия алып куюыгыз бар. Ләкин организмыгыз сезгә «миңа игътибар кирәк» дигән сигналлар җибәрә, ә сез ишетмисез.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыклар моңа кадәр кыюлыгы җитмәгән эшкә алыначак. Балыклар өчен быел иң мөһиме – гаилә. Вакытыгызны гаиләгә күбрәк бүләргә, ялларны бергә үткәрергә тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев