Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йолдызнамә (11 - 17 февраль)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Атна Кучкарлар өчен тоташ сюрпризлардан тора. Яңа перспективалар ачылырга мөмкин. Һәр сүзне уйлап әйтергә, берәр эшкә тотынганчы җиде кат үлчәп, бер кат кисәргә өйрәнергә кирәк. Сәламәтлеккә игътибарны арттыру, спорт белән шөгыльләнә башлау да комачау итмәс.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Сезнең йөрәкне мәхәббәт, сөю хисләре яулар. Ул хисләрне куарга, салкын акылны эшкә җигәргә омтылмагыз да хәтта. Сөю дигән нәрсә, ишектән кусагыз, тәрәзәдән булса да барыбер керәчәк. Сәламәтлегегез кәефкә бәйле. Ешрак елмаегыз.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Игезәкләргә бу атнада ял, күңел ачу, уңга-сулга акча чәчү турында онытып торсалар, яхшырак булыр. Аларга бу көннәрдә җиң сызганып эшләргә кирәк! «Алма пеш, авызга төш» дип көтеп ятып кына эш бармаячагын алар инде үзләре дә аңлагандыр, шәт.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Кыслаларга бу атнада ниндидер кызыклы уртак эш тәкъдим итәрләр. Йолдызлар исә моны яхшыга юрый, бу эшкә курыкмыйча алыныгыз. Сезгә яңа үрләр яулар көн җитте. Иске дус яңасыннан яхшырак, диләр – шуны онытмагыз.

Арыслан (23 июль-23 август)

Арысланнар, ниһаять, бөтен хыялларын тормышка ашыра алачак. Энергияләре ташып тора, арыганлыкның нәрсә икәнен дә белмиләр. Сәламәтлекләренә дә күз тимәсен. Алай да масаймагыз, энергиягезне дөрес итеп бүлегез.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Кызларның шәхси тормышлары күңелле генә үз көенә кайный. Кызлар күп эшли, бу үз чиратында күңел тынычлыгы, финанс тотрыклылыгы алып киләчәк. Гайбәткә колак салып, күңелегезне төшермәгез. Эт өрә, караван бара дигән гыйбарәне онытмагыз.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Эштә ыгы-зыгы, күңелсез хәлләр килеп туарга мөмкин. Юкка борчылмагыз, барысы да үзегезнең бу проблемага нинди яссылыктан каравыгызга гына бәйле. Акчаны экономияләргә туры килер.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Яшәү урынын алыштыру өчен яхшы вакыт. Ялгыз Чаяннар мәхәббәтен очратырга мөмкин. Әмма сак булыгыз, мөнәсәбәтләрдә элек кылган ялгышлыкларыгызны яңадан кабатламагыз.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Укчыларда үз-үзенә ышаныч туар һәм вак-төяккә дә шатланып, кәефләнеп йөрер. Алар бар нәрсәдә гармония, күңел тынычлыгы табар. Ләкин мондый халәт Укчыларга баш-аягы белән эшкә чумарга комачау итмәячәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Кәҗәмөгезнең тормышында үзгәрешләр чоры: яңа идеяләр, яңа перспективалар туып кына торачак. Вак-төяк проблемаларны озакка сузмыйча, тиз арада хәл итәргә тырышыгыз. Бурычка акча алмагыз да, бирмәгез дә.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Кеше фикеренә колак салмасагыз, отарсыз гына. Төрле тәҗрибәләрдән курыкмагыз. Сез бик хисчән кеше. Шуңа да эмоцияләргә бирелергә тырышмагыз. Гаиләгездә яисә эшегездә аңлашылмаучанлыклар туса, тиз кабынып китмәскә тырышыгыз.

Балык (19 февраль - 20 март )

Балыклар моңа кадәр кыюлыгы җитмәгән эшкә алыначак. Балыклар өчен быел иң мөһиме – гаилә. Вакытыгызны гаиләгә күбрәк бүләргә, ялларны бергә үткәрергә тырышыгыз. Сәламәтлегегезгә бармак аша гына карамагыз.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама