Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Йодызнамә (1 - 7 октябрь)

Бу атнага безгә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март-20 апрель)

Вакыйгалар өермәсе бөтереп алыр. Көч-куәтегезгә үзегез үк шаккатарсыз. Сәфәр чыгу ихтималы бик зур. Тормышыгызга йогынты ясардай искиткеч кеше белән танышырсыз. Бу атна һәр өлкәдә уңыш вәгъдә итә.

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Файдасы тиярдәй яңа танышыгыз барлыкка килер. Үзегезгә бик тә кирәкле мәгълүмат алырсыз. Тормышыгызның нәкъ шушы өлешендә дөньягызны яңача корырга, яңа юлдан китәргә мөмкинлек туачак.
 

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Үзегезне күрсәтер өчен ихтыяр көчегезне тупларга туры килер. Сатурн йогынтысында, тормышыгызда күңелле үзгәрешләр булыр, алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр. Үзегезгә ышаныгыз, ләкин якыннарыгыз киңәшенә дә колак салыгыз.

Кысла (22 июнь-22 июль)

Тормышның күп кенә «сюрпризларына» оптимизм белән карагыз. Җитди ниятләрегезне тормышка ашырырга керешү өчен нәкъ вакыты. Максатыгызга ирешү юлында көтелмәгән мөмкинлекләр ачылачак.

Арыслан (23 июль-23 август)

 Күңелле һәм нәтиҗәле атна көтелә. Теләсә нинди вакыйга сезнең файдага булачак. Барысы да җиңел генә хәл ителеп, тормышыгыз майлаган кебек барачак. Фәкать бер нәрсәне генә онытмагыз: бөтенесен берьюлы колачлап булмый.

Кыз (24 август-23 сентябрь)

 

Атнаның беренче яртысы Сатурн йогынтысында бик уңышлы узар. Икенче яртысында җиң сызганып эшләргә туры киләчәк. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булыгыз, коллегаларыгызның киңәшләренә колак салыгыз.
 

 


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

 

Сәламәтлек җәһәтеннән булсынмы, акча ягыннанмы, мәхәббәт өлкәсендәме – бар да яхшы. Бер генә нәрсәдән сакланыгыз – юк-бар нәрсәләргә артык зур игътибар бирүдән. 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

  Көч-куәтегезне тулыландыру өчен бер дигән вакыт. Җаегыз булса, бераз ял итегез. Инде бер дә эштән туктый алмыйсыз икән, һичьюгы аралашуны киметегез. Марс планетасы тәэсирендә бераз рухи киеренкелек сизәрсез.

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Ниндидер бер бурычыгызны кайтарырга туры киләчәк. Эшегездә уңыш һәм дәрәҗә көтелә. Яңа эшкә чакыру алырга мөмкинсез. Ничек кенә булмасын, уңышлы һәм сөенечле вакыйгаларга бай атна көтелә.

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Тормышыгыз үз җаена барыр, ниндидер көтелмгән вакыйгалар күренми. Егәрегез ташып тора, моңарчы тотынырга кыймый йөргән эшләргә алына аласыз. Айның беренче яртысында инде күптәннән көтелгән керем алы

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)


Юл куя белмәсәгез,мөнәсәбәтләр аерылышу белән төгәлләнергә мөмкин. Өстәмә керем турындагы уйларны әлегә читкә куеп торыгыз. Хроник авырулар баш калкытыр.

Балык (19 февраль - 20 март )

Тырышлыгыгыз, тайпылмыйча максатка бара белүегез үзенең нәтиҗәсен күрсәтәчәк. Тормышыгыз күпләр кызыгырлык булыр.  Атна ахырында киләчәктә ярдәме тиярдәй кеше белән очрашырсыз яки бик кирәкле мәгълүматка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызнамә гороскоп