Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Май аена йолдызлар ни юрый?

Кучкар. Компромисска һәм килешүләргә барырга туры киләчәк. Үз фикерегездә нык торам дисез икән, йә эшегез, йә дусларыгыз белән хушлашырга туры килмәгәе. Киреләнердән элек, вазгыятькә икенче яктан карагыз.

Үгезбозау. Берникадәр таркаулыктан интегерсез. Мондый хәлдә язмыш биргән мөмкинлекләрне дә абайламый калуыгыз бар. Йолдызбагарлар хыялларга бирелмичә, бүгенге көнне уйларга киңәш итә.

Игезәкләр. Вакыйгаларга бай ай. Моңарчы хәл ителми калган мәсьәләләр баш калкытачак. Бу ай барлык кирәкмәгән нәрсәләрдән арыну өчен яхшы вакыт: кирәкмәгән киемнән, күңелне борчыган уйлар, яман гадәтләрдән...

Кысла. Кайчандыр кылган хатаны төзәтеп, киләчәкне бераз үзгәртү форсаты чыгар. Мөгаен, бу ай тормышыгызның иң уңай чоры булмас. Тагын бер мөһим киңәш: хисләрегезне яшермәскә тырышыгыз.

Арыслан. Тормышыгызда тотрыклылык һәм гармония хөкем сөрер. Бу айда барысы да кирәгенчә барачак. Сизгерлек бар сездә. Йөрәгегезне тыңласагыз, ялгышмассыз. 

Сөмбелә. Язмыш ханым сезнең белән дуслашмакчы, күрәсең. Бик уңышлы ай. Әмма вак-төяк нәрсәләргә көчегезне һәм вакытыгызны исраф итеп, уңышны качырырга да озак түгел.

Бизмән. Уңыш тавының түбәсендә торасыз, шуны  абайлыйсыз микән? Үзегездә таулар күчерерлек көч барлыгына инанырсыз. Кызып китә торган гадәтегез бар, холкыгызны йөгәнләргә кирәк, югыйсә якын дустыгызны югалтырсыз.

Чаян. Тормышыгызның ак юлына килеп кердегез. Иҗади, юмарт, киң күңелле Чаяннарга язмыш бигрәк тә хәерхаһлы.  Ниндидер файдалы бер эш килеп чыгар. Алай да үз көчегезне дөрес бәяли күрегез. 

Укчы. Хезмәтегезнең татлы җимешен татырсыз. Бу матди керем генә түгел, абруегызның да артуы булыр. Эш дип,  кайчак гаиләгезне дә онытучансыз, боларны бизмәнгә салырга туры килмәгәе.

Кәҗәмөгез. Мәшәкатьле, әмма уңышлы ай. Уңышның нигезендә хезмәт сөючәнлегегез һәм җитезлегегез ята.  Үзегезгә карата хөрмәт тоярсыз. Якыннарыгызның берәрсе зур уңышы белән сөендерер. 

Сукояр. Айның беренче яртысы зур әйберләр сатып алу, ниндидер килешү төзү яки мөһим эшләргә алыну өчен бик яхшы вакыт. Бу айда башланган танышлык зур дуслыкка әверелер. Йолдызлар сезнең яклы.

Балык. Уңышны койрыгыннан эләктерә торган ай бу. Язмыш сезгә бик күп мөмкинлекләр ача. Аның фәрманы белән гел нәкъ кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X