Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзәк китапханәдә ремонт башланды

Мөслим район үзәк китапханәсендә масштаблы реконструкция эшләре башланды. Китапханәнең төп өлеше икенче катка күчерелә, китапларның күп өлеше авыл китапханәләренә таратылды. Китапханәдә 58 мең китап исәптә тора. Аларның күбесе район мәдәният йортында сакланачак.

Китапханәдә 4 зона булачак: балалар, зурлар зонасы,компьютерда эшләү зонасы һәм ял итү зонасы. Китапханә заманча җиһазландырылып, райондашларыбызның ял итү урыны булачак.

Эшләрне атна ахырына төгәлләргә уйлыйлар. Ремонт вакытында эшләр вакытында китап алучылар өчен бер кыенлыклар да булмаячак, ди китапханә эшчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев