Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзешчәннәр сәхнә тота (ФОТО)

Бөек Җиңүнең 70-еллыгына санаулы гына көннәр калып килә. Әлеге бөек дата уңаеннан бүген бар җирдә бүләкләү танталары, ветераннар белән очрашулар уза. Районыбыз үзешчәннәре дә әзерлек эшенә үзләреннән күпмедер өлеш кертеп, "Бөек Җиңүнең 70-еллыгы" дип исемләнгән концертлар циклын башлап җибәрде. Атна саен диярлек сәхнәдә авыл җирлекләре үзешчәннәре сәхнә тота.

Әлеге чаралар, беренче чиратта, халкыбызда туган ягына карата мәхәббәт, ветераннарга карата ихтирам хисләре тәрбияләү максаты белән оештырыла. Үзешчәннәр исә үзләренең моңлы көйләрен, дәртле җыр-биюләрен тамашачылар игътибарына җиткерә. Шулай итеп, агымдагы атнада район үзәге сәхнәсендә Яңа Усы һәм Вәрәшбаш авыл җирекләре концерт куйды. Игътибарыгызга фоторепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев