Мөслим-информ

Үзебез салган юл

Узып баручы елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә кордык.

– Рамил Хәмзович, Мөслимнең нигездә авыл хуҗалыгы районы булуын истә тотып, сүзне әлеге тармак турында сөйләшүдән башлыйк әле. 2019 ел авыл хуҗалыгы өчен нәрсәсе белән истәлекле булды? 
– Авыл хуҗалыгы тармагы өчен ел уңышлы булды. “Намус”, “Туган як” агрофирмалары керткән инвестицияләр үзен аклады. Узган ел районга кергән “Август-Мөслим” агрофирмасы җир белән эшләүдә яңа формат – бүген дөньякүләм кулланылучы технологияләр алып килде. Агрофирма кыска гына вакыт эчендә 2 млрд сумнан артык инвестиция кертте. Сатып алынган ашлык комбайннары гына да ике дистәне тәшкил итә. 
Районда 83 мең гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 47 мең гектарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар үстерелде. Уртача гектар биреме 29 центнер (узган елгыдан 4,5 центнерга күбрәк) тәшкил итте. “Туган як” агрофирмасы һәр гектардан – 31,4, “Исламов” һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыклары 31әр центнер уңыш җыеп алды. Район буенча бөртеклеләрнең тулай җыемы, узган елгы күрсәткечтән 13 мең тоннага артып, 137 мең тоннага җитте. Бу – бик зур күрсәткеч. Әле биш ел элек кенә 80 мең тонна ашлык җыеп алган идек. Бу инде бермә-бер үсеш, дигән сүз. Аллага шөкер, соңгы елларда көнбагыш, рапс, шикәр чөгендере кебек югары маржиналь культуралар үстерәбез. Бу авыл хуҗалыгы компанияләренең икътисадын үстерергә мөмкинлек бирде. 
Кошчылык тармагы ит җитештерү юнәлешендә яхшы күрсәткечләр бирә. 2018 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда елны 15 процент үсеш белән тәмамлыйбыз. Быел 3 мең 755 тонна кош ите җитештерелде. Районның кошчылык тармагы республикада җиденче урында бара. “Чайка” фермер хуҗалыгына аерым тукталу кирәктер. Соңгы дүрт ел эчендә хуҗалыкта югары технологияле 9 торак һәм инкубатор файдалануга тапшырылды. Үз эшен бройлер чебиләре, каз бәбкәләре, йомырка тавыклары сатудан башлаган фермер хуҗалыгы гриппка каршы вакцина ясау өчен кулланылучы эмбрион җитештерү белән дә нәтиҗәле шөгыльләнә. “Чайка” – Рязань шәһәрендәге фармацевтика предприятиесе белән тыгыз элемтәдә эшләүче бердәнбер хуҗалык. Бүген чайкалылар Уфадагы фармацевтика үзәге белән дә эшли башлады. Әлеге үзәккә 8 млн эмбрион тапшырылды. 
Файдаланылмаган торакларны кошчылык юнәлешендә эшләргә теләүчеләргә кулланышка тапшыру да нәтиҗәләрен бирә. Бүген кошчылык буенча эшләүче 27 мәйданчык бар, шушы көннәрдә тагын 5 мәйданчык эшләп китәр дип торабыз. Шунысы куандыра: тавык сату белән генә чикләнмичә, эшкәртү цехлары төзеп, кошчылык тармагы продуктларының ассортиментын төрләндерү юнәлешендә эшләргә теләк белдерүчеләр дә бар. Михайловка авылында Рафаэль Гыймаев фермер хуҗалыгында төзелүче чалу һәм кош итен эшкәртү цехлары – шуңа мисал. Биредә 360 мең бройлер чебиенә исәпләнгән 5 ферма, сәгатенә 1,5 мең кош-корт чалып, сменага 15 тоннага кадәр ит җитештерү куәте булган цех эшләячәк. 
Терлекчелек тармагында үсеш бар. Район буенча һәр сыердан уртача 4500 килограмм сөт савып алынды. Узган ел белән чагыштырганда үсеш – 6 процент. Ләкин бу әле безне канәгатьләндерми. Инвесторларның малларның баш санын нык кына киметүе сөт җитештерүдә шактый проблемалар тудырды. 
“Август-Мөслим” агрофирмасында бу көздә 2400 баш терлеккә исәпләнгән роботлаштырылган комплекс салына башлады. Югары технологияләргә нигезләнгән әлеге комплекска 1 млрд 200 млн сум инвестиция кертелер дип көтелә. Ул 2020нче елның ноябрь аена сафка басар дип ышанабыз. Комплекста елына 21 мең тонна сөт җитештерү планлаштырыла. 
Кече фермер хуҗалыкларының да грант ярдәмендә терлек торакларын сафка бастыруы куандыра. Шушы көннәрдә генә Рәшит Миңнегалиев һәм Руслан Кәлимуллин җитәкләгән фермер хуҗалыкларында яңа тораклар файдалануга тапшырылды. Алар башлангычы киң яклау тапканда терлекчелек өлкәсендәге уңышларыбыз тагын да артыр. 
– Авыл хуҗалыгыннан тыш, эшмәкәрлек өлкәсендә Мөслим нинди уңышларга иреште? 
– Эшмәкәрлеккә килгәндә, бүген районда 435 субъект эшли. Аларның күбесе – кече эшмәкәрлек субъектлары. Кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләрендә 1284 кеше хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең шактый артуы куандыра. Хезмәт күрсәтү сферасында да күп алар. Кече эшмәкәрлек халыкның үзмәшгульлеген арттыру, өстәмә эш урыннары булдыру ягыннан караганда да район икътисадында үз урынын алып тора. Бу өлкәдә әле потенциал зур. Казчылык тармагын үстерү, икмәк һәм икмәк-булка эшләнмәләре пешерү, җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы системасында үзләштерелмәгән яклар бар әле. Халык арасында аңлату эшләре алып бару, дәүләт ярдәмен файдалану юлларын күрсәтү кирәк, минемчә. 
– Соңгы елларда районда төзү-төзекләндерү эшләре күп булды. Бу уңайдан Президентыбыз да җирлегебезгә зур бәя бирде. Төзелеш өлкәсендә башкарылганнарның иң әһәмиятлеләренә тукталсагыз иде. 
– Район республикада төзелеш буенча тормышка ашырылучы 40 программаның 20сендә катнашты. Соңгы өч ел эчендә генә 1,5 млрд сумлык юллар салынды. Авыл эчләренә дә керде юл: Тат. Бүләр, Яңа Сәет, Үрәзмәт, Иске Сәет, Мари Бүләр, Исәнсеф авылы урамнарына асфальт җәелде. Быел гына да 567 млн сумлык юл эшләре башкарылды. 
Мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү программасы кысаларында Мөслимдәге “Карлыгач” балалар бакчасына 19,7 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Лицей, гимназия, Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенә капиталь һәм агымдагы ремонт эшләре башкарылды. Районда ремонтланмаган мәктәп, балалар бакчасы калмый диярлек. Киләсе елга Баланлы мәктәбенә ремонт планлаштырыла. Аннары Тат. Шуран мәктәбе кала. Мәдәният учреждениеләренә килгәндә, Тат. Бүләр мәдәният йортына 8,9 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. 
Инфраструктураны яхшырту юнәлешендә башкарылганнар да телгә алып сөйләрлек. Мөслимдәге Яңарыш микрорайонында гына да 42 млн сумга газлаштыру эшләре үткәрелде. Җиде урамга газ торбалары сузылды, газ челтәрен киләсе елда кулланышка тапшыру планлаштырыла. Яңа микрорайоннарны су, юллар белән тәэмин итү буенча башкарылган эш тә игътибарга лаек. Авылларда да төзү-төзекләндерү эшләре тукталмады. 
– Рамил Хәмзович, быел Мөслимдә башланган бассейн төзелеше кайчан төгәлләнәчәк? Гомумән, спорт, сәламәтлек саклау өлкәсендә нинди эшләр планлаштырыла? 
– Әле кайчан гына бик күп инвестицияләр кертелгән универсаль спорт комплексын ачкан идек. Моның белән генә канәгатьләнеп калмыйча, бассейн төзү турындагы тәкъдим белән чыктык һәм хөкүмәтебез моны хуплады. Бассейн төзелеше өчен 180 млн сум күләмендә инвестиция җәлеп ителәчәк. Төзелеш эшләрен Сабантуй бәйрәменә тәмамларга ниятлибез. Бассейн Ык буенда бик матур җирдә урнашачак. Киләчәктә анда күпфатирлы йортлар да төзергә планлаштырабыз. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы җитәкчелеге белән биредә күпфатирлы 9 йорт салу турында сөйләшү булды. Киләчәктә шулай ук шәхси йортлар, парк-скверлар да төзергә планнар бар. 
Узган ел Президент ярышларында җиңү яулаган лицей командасын каршы алган идек. Лицейлылар быел да әлеге бәйгедә уңышлы чыгыш ясап кайтты. Армрестлинг буенча Европа һәм дөнья чемпионатында призлы урыннар яулаган егетләребез белән дә хаклы горурланабыз. Спортчыларыбыз бадминтон, волейбол, хоккей, билбау көрәше буенча да матур үрләр яулый. Менә шундый матур җиңүләр булганда, спорт өлкәсенә инвестиция ясыйсы килә. 
– Мөслим башка өлкәләрдә дә сынатмый. Мәгариф, мәдәният-сәнгать, яшьләр сәясәте өлкәсендә дә матур эшләребез, җиңүләребез бар. Балаларыбыз уңышлары белән сөендерә... 
– Әйе, бүген Мөслимебездә социаль юнәлештә үсеш күзәтелә. Мәктәпләргә капиталь һәм агымдагы ремонт өчен район бюджетыннан гына да һәр елны 20 млн сумнан 50 млн сумга кадәр финанс ярдәме күрсәтелә. Мәгариф соңгы елларда зур үсеш кичерә. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча күрсәткечләребез елдан-ел яхшыра. БДИны югары балларга тапшыручылар саны да арта бара. Быел урта мәктәпне тәмамлаучы 70 укучының 20се медальгә лаек булды. Бу – әлбәттә, мәгариф идарәсенең, укытучыларыбызның, ата-аналар һәм балаларыбызның зур хезмәте. 
Хәтерлим: әле биш ел элек кенә нибары бер бию төркеме бар иде. Бүген аларның саны 20гә җитә. Биючеләребез дә, җырчыларыбыз да сәнгать бәйгеләреннән җиңүләр белән кайталар. “Мөслим кырмыскалары” командасының “Әйдә, шаяРТ!” КВН лигасының финалына узуы да – безнең өчен зур горурлык. 
Күптән түгел генә оешма-предприятиеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның район конкурсы тәмамланды. Коллективлар зур бердәмлек белән матур концерт программасы күрсәтте. Зал тулы тамашачы иде. Авыл клубларында да активлык күзәтелә. Һәрвакытта да без теләгәнчә үк барып та чыкмыйдыр. Ләкин бүген – заман икенче. Бүген кеше интернет челтәренә бәйләнгән. Элек бердәнбер җыелу урыны авыл клубы булган. Бүген без мәдәни чараларга халыкны җәлеп итәргә тиешбез. Спорт булсынмы ул, мәдәни чарамы – халыкның үзактивлыгы да кирәк. 
– 2019 ел Мөслимдә рухи-әхлакый үсеш елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан махсус программа да кабул ителде. Ничек уйлыйсыз: куелган максатларга ирешә алдыкмы? 
– Рухи-әхлакый үсешкә, ниндидер максатлар куеп, бер ел эчендә генә ирешеп булмый. Рухи-әхлакый үсешкә аерым елны багышлау әлеге мәсьәләгә күбрәк игътибар юнәлтү максатын күздә тота. Беренче чиратта кеше үзенең рухи дөньясын үстерергә тиеш. Рухи дөньясы бай булмаса, нинди генә эшләр эшләнсә дә, нинди генә матурлыкны да ул кабул итә алмаячак. Һәрвакыт борчу, канәгатьсезлек, нәрсәдер өмет итү белән яшәячәк. Максатыбыз – кешегә үзенең рухи дөньясын табарга булышу. Ул аны диндә табамы, мәдәнияттә-мәгарифтәме, сәламәтлектәме – үзе эзләргә тиеш. Безнең максат эзләнергә этәргеч бирү иде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, төрле очрашуларда үзебез кабул иткән “Мөслимле кодексы”н җиткерергә тырыштык. Кодекста – гади сүзләр, гади кагыйдәләр, яңа әйбер уйлап чыгармадык. Биш елга программа кабул иттек. Беренче адымнарны ясадык. Вакыт кирәк. Бүген без рухи дөньябызны баетырга тиешбез. 
– Ел ахырында, башкарылган эшләрне анализлап, киләсе елга бурычлар, максатлар билгелибез. Рамил Хәмзович, киләсе елга җирлегебезне социаль-икътисадый яктан үстерү буенча планнарыгыз нинди? 
– Җитәкчелек ниндидер программа кысаларында нәрсә дә булса эшләп, халык аны кабул итмәсә, ул аны инкарь итәчәк. Максат – бердәм булып яшәү, җәмгыять булып туплану. Җәмгыять булып яшибез икән, аның кануннарына буйсынырга тиешбез. Максат – шушы мәсьәләгә күбрәк игътибар бирү. Парк ясау, юл төзү һ. б. – бүгенге көндә инструмент кына. Алар тупланырга мөмкинлек бирә, чөнки матурлыкны матурлык кына үстерә ала. Эшебез дә күбрәк шушы юнәлештә булсын иде. Кеше үз юлын табып, бәхетен туган җирендә тапсын, читтән эзләмәсен иде. Һөнәр сайлап, шушында кайтып хезмәт итәсең икән, бу – зур батырлык. Максат – шул батырлыкны тәрбияләү. Шундый батырлар күп булса, киләчәгебез бар. Әзерне көтмичә, үз юлыбызны табарга кирәк. 
2020 ел вакыйгаларга бай ел булачак. ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Бер гасыр эчендә Татарстан зур тарихи юл үтте. Без өлкән буынга игътибарлы булырга тиеш. Кайсы юнәлештәге үсешне карасак та, аңа өлкән буын тырышлыгы белән ирешелде. Без аларга рәхмәтебезне җиткерергә тиеш. Тарихны бүген тудыручыларга – бүген эшләүчеләргә дә рәхмәтебезне белдерергә тиешбез. Бүген хөкүмәтебез, Президентыбыз ярдәме белән зур үзгәрешләр бара һәм аларны без бергә булдырабыз. Бергәләп зур эшләр башкарабыз. Шуңа күрә республика җитәкчелегенә, район халкына, үземнең командага рәхмәтлемен. 
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы – зур вакыйга. Юбилей елында Батырлар аллеясе, Батырлар музее ачачакбыз. Кечкенә генә Мөслимнән 5 меңнән артык фронтовик яу кырларында ятып калган. Без ветераннарга карата ихтирамлы булырга тиеш. 
2020 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Мөслимдә узачак. Бу – җирлегебез өчен зур имтихан. Әзерлек кысаларында быел шактый эш башкарылды. Бөтен эшләнгәннәр үзебезнең җирлектә калачак. 50 меңнән артык кунак килер дип көтелә. Аларга татар авылы тормышын, милләтебезнең, телебезнең бүгенгесен күрсәтергә тиешбез. Бу бердәмлеккә бер этәргеч булачак. Бу – телебезне, милләтебезне саклаучы бер чара. 
Икенчедән, җирлегебездә зур төзелешләр планлаштырыла. Республикабыз Президентына зур рәхмәт – ул ярдәм кулы сузды. Киләсе елга Мөслимнең әйләнеч юлын проектлауга керәбез. Шуның белән Мөслим эчендәге юлларны күпмедер бушата алачакбыз. Юллар, Сабантуй мәйданын, техникумның тулай торагын төзүдә ярдәм булыр. Г. Тукай исемендәге мәктәпкә 300 урынлык актлар залы һ. б. – санап бетермәле түгел. 
Киләсе ел – җаваплы чор. Беренчедән, чаралар күп. Икенчедән, сайлаулар елы – җирле депутатлар, район Советы депутатлары, район башлыгын, Республика Президентын сайлаячакбыз. Бу эшләр үткән этапка йомгак та, киләсе елга этәргеч тә булыр. Барлык эшләрдә дә район халкы, авылдашлар җитәкчелек белән кулга-кул тотынып эшли. Моның өчен һәрберегезгә зур рәхмәт! 
Хәерле еллар килсен, илдә тынычлык хакимлек итсен, яңа уңышлар, казанышлар насыйп булсын! Яшәү рәвешебезне тагын да уңайлырак итеп, елны матур итеп йомгакларга, җирлегебездә матур итеп яшәргә язсын! 

Әңгәмәдәш – Римма Афзалова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: