Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзара салым халык мәнфәгатьләрен кайгырта

Кызыма 1,5 яшьләр булгандыр. Зифа Басыйрова урамыннан хастаханәгә, әтинең хәлен белергә барабыз. Бала белән юлны курка-курка чыкканым хәтердә. Бердән, бернинди светофор, юл билгесе юк, икенчедән, караңгы, утлар янмый! Тротуар турында сүз дә юк! Бүгенге белән чагыштырганда, җир белән күк арасы.

...Күптән түгел Актанышка бардык. Тирә-юньне күзәтеп, машинада барганда кызым: “Ә җәяүлеләр каян йөри?” дип сорамасынмы?! “Ничек инде?! Юлдан”, дим. “Тротуар юк бит”, ди бала. Югыйсә, әле кайчан гына Мөслимдә дә тротуарлар юк иде. Рәхәткә тиз өйрәнәсең шул!

Урам юлларын тигезләү яки тротуар ясау булсынмы, урамнарны яктырту яки су кертүме – һәммәсе дә хөкүмәт программалары нигезендә эшләнә. Үзара салым да – хөкүмәт программасы. Тик әлеге программа халык ярдәме белән тормышка ашырыла. Халыктан җыелган үзара салым акчасын хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып кайтара. Бу күбрәк эшләр башкарырга мөмкинлек бирә. Шул хисаптан авылларда яктырткычлар куела, су белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә, юллар тигезләнә. Кышын юлларны карап тору, кардан эттерү, карт агачларны кисү кебек эшләр дә үзара салым акчасына башкарыла. Күп җирлекләрдә спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары, парклар да эшләнде. Кемгә нәрсә кирәк инде! Үзара салым хисабыннан обелискларны яңартучылар да, зиратка койма коючылар да, чишмә төзекләндерүчеләр дә бар. Кыскасы, авыллар күзгә күренеп төзекләнә.

Симәк авыл җирлеген алыйк. Быел биредә үзара салым акчасына су линиясе эшләнгән. Торышта – 300 метрдан артык, Симәктә 250 метр озынлыгында яңа су линиясе эшләнгән. Елгабашта су трассасы башняга тоташтырылган. Красноярда иске тимер торбаларны полиэтиленга алыштырганнар, башняда ремонт ясаганнар. Һәр авылда янгын сүндерү краннары урнаштырылган, коелар ясалган. Моннан тыш юлларны төзекләндерү юнәлешендә дә эш башкарылган. Торыш зиратына юл, күтәртелеп, вак таш салып, тигезләнгән. Авыл урамы 800 метр арада, таш салып, тигезләнгән. “Шундый ук эш Красноярда да башкарылды, – ди Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садертдинов. – Юлны тигезләү өчен вак ташны Фаит

Шәймурзиннан алдык. 12 “КамАЗ” ташны ул иганәчелек кысаларында бирде. 14 “КамАЗ” вак ташны Илшат Вәлиев алып кайтып бирде”.

Түбән Табын авыл җирлегендә үзара салым хисабына юллар ремонтланган. Әмәкәй, Иске Карамалы авыл җирлекләрендә балалар мәйданчыгы эшләнгән. Мөслим авыл җирлегендә Гагарин, Пушкин, Вахитов, Октябрь, Бакча урамнарында төзекләндерү эшләре үзара салым хисабына башкарылган.

Үзара салымның күләмен авыл җирлекләрендә узган җыеннарда халык үзе билгели. Сугыш ветераннарына яки мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ташлама ясауны да халык хәл итә. Район үзәге булган Мөслимдә җирлектә яшәүче 8 мең кешене сыйдырышлы заллар булмау сәбәпле референдум үткәрелә. Референдум 8 декабрьдә үтә. Мөслим авыл җирлегендә референдум кысаларында 5 сайлау участогында тавыш бирү оештырыла. Сайлау участоклары 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Үзара салымны 18 яше тулган һәм тавыш бирү хокукына ия булган һәр кешедән 1 мең сум җыярга дип тәкъдим ителә.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев