Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юлларда – урак өсте

Көннәрнең явымсыз торуына иң сөенгәне юлчылардыр, мөгаен. Чөнки алар өчен җәй – урак өсте белән бер. Барлык юл салу һәм төзекләндерү эшләре нәкъ менә шушы чорга туры килә. Фиргать Галимов җитәкчелегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Мост” җәмгыяте эшчеләренең дә җиңнәре сызганулы.

Мостлылар иртә яздан район үзәгендәге Кооператив урамының икенче яртысында эш башлаган иде. Биредә алар урамның ике ягына берәр километрга якын озынлыкта тротуар салу белән мәшгуль. Юлчылар әлеге өлештә урамны яктырту һәм автомат су сиптерү җайланмалары урнаштыру буенча да эш алып бара. Әлеге эшләр Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә башкарыла. 
Районыбызның республика программаларында катнаша алуы юлчыларга зур ярдәм итә. “Мост” җәмгыяте дә республика буенча булган тагын берничә программада катнашу хокукы алган. 
– Бүгенге көндә “Кояшлы Ык” ял зонасының Сабантуй урыны булачак мәйданда тротуар ясау эшенә дә керештек. Аның озынлыгы дүрт километр тәшкил итәчәк. “Яңарыш” микрорайонындагы урамнарда гравий өслекле юллар ясауны да дәвам итәбез. Әлеге юлларның озынлыгы 5 километрга якын. Алга таба Мөслимдәге Октябрь, Вахитов, Пушкин, Гагарин һәм Бакча урамнарында юл кырларына бордюрлар урнаштыру, булмаган урыннарда тротуарлар ясау эшенә керешәчәкбез. Август-сентябрь айларында авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына урам юлларын төзекләндерүдә дә үз өлешебезне кертергә планлаштырабыз, – ди җәмгыять җитәкчесе Фиргать Галимов. 
Сыйфатлы һәм тиешле таләпләргә туры килерлек юл салу өчен матди-техник базаның да ныклы булуы кирәк. Ә “Мост” җәмгыятендә мөмкинлекләр зур. 
– Бүген оешмада ике дистәдән артык техника исәпләнә. Юл төзелешендә һәм төзекләндерүдә җәмгыятьнең дистәдән артык техникасы кулланыла. Чимал ташуда читтән җәлеп ителгән КамАЗ машиналары эшли. Юлчылар һәр көнне иртәнге сәгать 6дан – эш урыннарында, кичке бишкә кадәр эшлибез. Бүген эшебезне урак өсте белән тиңләргә мөмкин. Көннәр коры торганда тиз һәм сыйфатлы итеп эшләү өчен бар тырышлыгыбызны куябыз, – ди җәмгыятьнең баш инженеры Марат Шәймөхәммәтов. 
Бүген участокта егермедән артык эшче хезмәт куя. Күп еллар юл төзелешендә эшләү дәверендә тәҗрибә туплаган уңган егетләре белән дә хаклы горурлана җәмгыять җитәкчесе. 
– Юл төзүдә очраклы кешеләр эшли алмый. Беренчедән, әлеге хезмәтне чын күңелдән ярату, икенчедән, үз эшеңне төгәл белү, тәҗрибә булу сорала. Җәйге кызуда көн дәвамында кояш астында булырга, кайнар асфальт белән эшләргә кирәк. Кышкы бураннарда исә тәүлек әйләнәсе юлларны кардан чистартырга туры килә. Эшче-хезмәткәрләребез моны яхшы аңлый. Шуңа күрә дә, нинди генә вазыйфа башкармасын, аларның һәрберсе ихтирамга лаек, – ди ул. 
Әйе, юлчылар сезонны нәтиҗәле һәм матур эшләр белән үткәрүне максат итеп эшли. Ләкин кайчак халык арасында моны аңламаучылар, юлчыларга эшләү өчен кыенлыклар тудыручыларның булуы күңелне борчый. Без Кооператив урамында булганда да кайбер шоферларның юлчылар эшләгән урыннан машина тизлеген әз генә дә киметмичә узып китүләрен күрдек. Әлеге участокта юл эшләре баруын күрсәтүче билгеләр торуга карамастан, тәртипсез рәвештә машина йөртүчеләр кимеми. Асфальт җәюче техниканы туктатып, юлын дәвам итүче шоферлар да очрап тора. Юлчылар эшенә хөрмәт белән карап, төзү-төзекләндерү эшләре барган вакытта килеп туган кыенлыкларны аңлап кабул итсәк иде. 


Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев