Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Җиңүче оешмалар билгеле булды.ФОТОРЕПОРТАЖ

24 февраль көнне оешма һәм предприятиеләр арасында XXIX кышкы спартакиада кысаларында йомгаклау уеннары булды.

Якшәмбе көнне спортчылар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты. Йөзү эстафетасында 1 урынга район эчке эшләр бүлеге командасы чыкты.2 урында – газ участок командасы, өченче урында – Мөслим гимназиясе.

Канат тарту уены да бик үзенчәлекле барды. Елдагыча, әлеге уенда гимназиялеләргә тиңнәр булмады. Иң көчле егетләр гимназия командасына тупланган, диярсең. Бу көнне барлык уеннарга нәтиҗә дә ясалды, оешма-предприятиеләр арасында XXIX кышкы спартакиада уеннарының җиңучеләре ачыкланды.

Район эчке эшләр бүлеге командасына беренче урынны алды. Мөслим гимназиясе икенче урынга лаек булды. Район Советы һәм Башкарма комитеты өченче урында калды. 4 урын – район үзәк хастаханә коллективында. Жиңүче командаларга 30, 25, 20, 15 меңлек сертификатлар, Мактау кәгазьләре һәм кубоклар белән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев