Мөслим-информ

Ястык калынлыгы булса да...

Февраль азагы-март башында һәркемне язның ничек киләсе борчый. Түбәдән су тамганын күзәтә-күзәтә, мартның уртасына да килеп җиткәнбез икән! Белгечләр быел язгы ташу ике атнага соңарыр, дип фаразлый.

– Елгаларда боз тиз генә кузгалмас әле. Апрель урталары булыр, дип көтәбез. Язгы ташуга әзерлек бүген үк башланды. Олы юл буйларындагы торба башлары кардан чистартыла, атна ахырына бу эш тулысынча төгәлләнәчәк. Юл аркылы чыгучы әлеге торбалар –  319 урында. Аларны чистарту эшләрен Яр Чаллы шәһәренең “Регион-16” подряд оешмасы хезмәткәрләре башкара, – дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче белгече Ленар Фәрхетдинов.
12 март көнне район хакимиятенең актлар залында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда сүз язгы ташуга әзерлек, ташу суларын тоткарлыксыз үткәрүне оештыру турында барды. Оешма-предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрү буенча бурычлар җиткерелде. Аерым алганда, авыл эченә зур техниканы кертүне чикләү таләбе җиткерелде. Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгына Мәллә елгасы буендагы агачларны кисү мөһимлеге дә искәртелде. Шулай эшләмәгәндә, язгы ташу чорында әлеге агачлар авып-сынып, бер урынга өелергә, “бөке” хасил итәргә мөмкин. Комиссиядә шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә ашлык һәм ашлама складлары территорияләрен кардан чистарту, ветеринария оешмасы вәкилләренә биотермик чокырларның торышын контрольдә тоту кирәклеге дә ассызыкланды. Быел да “Ташу” планы әзерләнде. Һәр авыл җирлеге мөмкин булган гадәттән тыш хәлләргә каршы тору чаралары белән танышып, язгы ташу чорына юлларны, ясалма корылмаларны, йортларны әзерлектә тота, дип хәбәр итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге белгечләре.
– Быел кар катламы калын, димәк, язгы ташу да көчле булачак. Мөслимдә 22 буа исәпләнә. Җаваплы хезмәтләр һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә аларның бүгенге торышы, куркынычсызлыгы тикшерелде. Ике буага ремонт эшләре үткәреләчәк. Алар – “Алга ПМК”, Мөслим мелиорациясе буалары. Гомумән, буалар белән проблемалар булыр, дип уйламыйм. Аларның сулары инде көз көне үк җибәрелде. Ләкин шулай да авыл җирлекләренә буадагы суны куркынычсыз дәрәҗәгә төшерү бурычы җиткерелде. Һәркем капка төбендәге торба башларын кардан чистартырга тиеш. Шулай эшләмәгәндә, кар сулары юлга менеп, полотноны бозачак, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең баш белгече Ренат Идиятуллин.
Мәллә һәм Ык елгалары буенча контроль постлар булдырылып, аларда күзәтү эшләре алып барылачак. Боз эрүне тизләтү максатында елга өслеген каралту эше дә башкарылачак. Бозны каралту күпләп су басуларны, күпер баганалары янында ташу суының көчле агымын булдырмау максатында эшләнә. Тоз-ком катнашмасы күпер буендагы бозга сибеләчәк. 
Язгы ташу көтмәгәндә-уйламаганда килә. Әгәр дә Ык суы ныклап артса, Олы Чакмак авылының берничә йортына су керү куркынычы бар. Шулай ук Рус Шуган авылында басудан төшкән ташу сулары да кайбер йортларны шактый “чылатырга” мөмкин. “Куркыныч зона”да булган әлеге авылларда, профилактик чаралар үткәрелеп, язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла. 
– Узган ел көз аеруча озын, җылы һәм яңгырлы булды. Шулай булгач, җирдә су запасы күп булды. Үзегез күреп торасыз, март аенда да юеш кар, яңгыр күзәтелә. Елгаларда боз апрельнең икенче декадасында кузгалыр, дип көтәбез. Ләкин һәрнәрсә һава торышына бәйле, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Лариса Сабирова.
Язгы чорда боз астына китүче балыкчылар саны арта. Балык тотарга яратучылар әлеге шөгыльләреннән, күпмедер вакытка булса да, аерылып торсыннар иде. Юкка гына ястык калынлыгы булса да, язгы бозга ышанма, димәгәннәр бит! Язгы каникулларга да күп калмады.Бу чорда балаларның иминлеге аеруча күз уңында булырга тиеш. 

Лилия Шәймиева.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: