Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яз ишек шакыганда

Игенчелек тармагында ел уңышы өчен көрәшнең хәлиткеч этабына әзерлек бара. Ашлама туплау, чәчүлек орлык яңарту белән бергә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү темпы да арта.

Быел минераль ашламаны, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, һәр гектарга 70 килограмм исәбеннән әзерләү бурычы куелды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, тупланган кыр сые күләме, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, әлегә 41,4 килограмм тәшкил итә. “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында бу күрсәткеч 70әр килограммга җитте. “Исламов” һәм “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыкларында да ашлама туплауга җитди игътибар бирәләр. 30ар килограмм ашлама туплаган хуҗалыкларга республика хөкүмәтенең һәр гектарга 10ар килограмм исәбеннән өстәмә рәвештә минераль ашлама белән ярдәм итәчәген дә әйтергә кирәк.
Идарә белгечләреннән алынган мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү бара. Җир эшкәртү, дым каплау агрегатлары әзерлек сызыгына куелган. Чәчкечләрне көйләү һәм тракторларны ремонтлау бара.
Узган ел районда эшли башлаган “Август-Мөслим” агрофирмасы 700 млн сумга югары җитештерүчән техника сатып алган иде. Алар быел да 450 млн сумлык яңа техника алырга планлаштыра. Бөртекле культуралар чәчү өчен алым киңлеге 12 метр булган “Амазоне ДМС” чәчкече сатып алганнар инде. Узган атнада бер “Борго” чәчкече кайтты. Моннан тыш “CLAAS” тракторлары, чәчү комплекслары, сиптергечләр дә алачаклар. Агрофирманың элеккеге “Сельхозтезника” берләшмәсе территориясендә урнашкан базасында реконструкцияләү эшләре башланган. Бу максатта 30 млн сум күләмендә финанс средстволары кулланырга ниятлиләр. Бүгенге көндә мастерскойларның түбәсен алыштыру бара.
Аграрийлар сыйфатлы орлык чәчкәндә генә мул уңышка өмет баглап булачагын яхшы аңлый. Шуңа күрә орлык яңарту юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Быел бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчү өчен район буенча 1110 тонна югары репродукцияле элиталы орлык сатып алу планлаштырыла. “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең районара филиалыннан алынган саннарга караганда, чәчүлек материал белән проблема булмас кебек. Язгы чәчү өчен 12 мең тонна орлык салынган. Аның 9 мең 700 тоннасы – оригинал, 12,4 тоннасы – элита, калганы – репродукцияле орлыклар. “Август-Мөслим” агрофирмасы Калуга өлкәсеннән 200 тонна күләмендә “Аксайский усатый-55” сортлы борчак орлыгы кайтарган. Чәчүлек орлык җитештерү буенча специальләшкән “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы 300 тонна күләмендәге “Тулайковская-108” сортлы бодай, шул ук күләмдәге “Нур” сортлы арпа орлыгын сату өчен сертификат алган. Көздән чәчеп калдырылган уҗым культуралары да кышны уңышлы чыга, дияргә нигез бар. “Ел башыннан ай саен басулардан анализга алынган монолитларга караганда, уҗымнарның үлеме юк дәрәҗәсендә”, – ди орлыкчылык өлкәсендә эшләүче белгечләр.

Әлфинур Ногманова.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X