Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яшьлек тантана итте. Комсомолның 100 еллык юбилееннан ФОТОРЕПОРТАЖ

Кичә район мәдәният йортында район комсомол оешмасының юбилей конференциясе үтте. Аның көн тәртибенә ВЛКСМның 100 еллыгын тантаналы билгеләп үтү кертелгән иде. ФОТОРЕПОРТАЖ.

Кичә район мәдәният йортында район комсомол оешмасының юбилей конференциясе үтте. Аның көн тәртибенә ВЛКСМның 100 еллыгын тантаналы билгеләп үтү кертелгән иде. Конференция делегатлары арасында – төрле елларда комсомол район комитетын җитәкләүчеләр дә, съезд делегатлары, колхоз һәм совхозларның, оешма-предприятиеләрнең яшьләр вожаклары, комсомол сафларында чыныгу үткән райондашлар. Чарада ,тарих тәгәрмәчендә үткәннәргә кайтып, хатирәләр яңартылды, истәлекләр барланды, юбилей котлаулары яңгырады. Район башлыгы Рамил Муллин, республика һәм район җитәкчелеге исеменнән тәбрикләүләрен ирештерде. ВЛКСМның һәм ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилейлары уңаеннан чыгарылган “Мөслим – безнең йөрәкләрдә” китабын тәкъдир итү дә булды. Аны чыгаруда зур хезмәт куйган Мөҗәһит Әхмәтҗановка муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Кунакларга район үзешчәннәре тарафыннан концерт программасы һәм чыгышлар да тәкъдим ителде. Дәртле комсомол җырларын залдагылар аягүрә басып тыңлады.ФОТОРЕПОРТАЖНЫ моннан карагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев