Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яктылык өләшүчеләр

Энергетикларның һөнәри бәйрәме ел ахырына туры килгәнлектән, еллык эшкә нәтиҗә ясарга да кулай вакыт. “Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыяте бәйрәмне, елдагыча, матур күрсәткечләр белән каршылый.

– Күләмле эшләрдән Яңа Усы авылында узган ел башланган линия алыштыруны төгәлләдек. Биредә өч КТП алыштырылды, 7 километрга якын озынлыкта линияләр яңартылды. Яңа объектларны электр линияләренә кушу юнәлешендә быел 205 заявка кабул иттек. Мөслимдәге аэропорт микрорайонында 800 метрга якын – 10 кВ көчәнешле, 700 метр арада 0,4 кВ көчәнешле һава линиясе төзелде, КТП урнаштырылды. Яңарыш микрорайонында да күләмле эшләр башкардык. 7 километрга якын – 10 кВлы, 2 километрга якын 0,4 кВ көчәнешле электр линияләре суздык, моннан тыш биш СТП урнаштырдык, декабрь аенда тагын берсе эшләнәчәк, – ди “Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев. 
Яңа техника урнаштыру буенча да күләмле генә эшләр башкарылган. Үрәзмәт зонасында ике йөкләнешне аеру (выключатель нагрузки) һәм һава линияләре белән автомат идарә итү һәм саклауга нигезләнгән “реклоузер” дигән җайланма урнаштырылган. Хезмәт күрсәтү объектларының һәм территориянең күләме буенча өчтән бер өлешне биләүче Үрәзмәт зонасы энергетиклары февраль аенда Күбәк авылы янында төзелгән яңа базага күчкән. Сэндвич панельдән төзелгән яңа бинада эшче-хезмәткәрләр өчен барлык уңай шартлар да тудырылган: уку залы, киенү-чишенү, душ коену, ял бүлмәләре бар. Базада җылытылган ике гараж да төзелгән. 
Мөслимдәге Кооператив урамында барган реконструкция эшләреннән дә читтә калмаганнар: электр баганаларын күчереп утырту, һава линияләрен кабельлегә алмаштыру кебек эшләр башкарылган. Район авылларында электр линияләренә капиталь ремонт үткәрү юнәлешендә башкарган эшләре дә шактый.
– Агач электр баганалары урынына ташларны кую, линияләрне, йортларга кергән “подводка”ларны заманча – изоляцияләнгән СИП чыбыкларына алыштыру дәвам итә. Быел әлеге эшләр Метрәй, Яңа Карамалы, Түреш, Ташлыяр, Михайловка, Яңа Сәет авылларында эшләнде. Соңгы елларда энергетиклар 0,4 кВ көчәнешле һава линияләрендә реконструкция һәм ремонт эшләрен электр энергиясе бирүне туктатмыйча гына башкара. Узган ел электромонтерлар 10кВ көчәнешле линияләрдә эшләү өчен укуда булып кайттылар, – ди 30 ел энергетика системасында эшләүче баш инженер Марс Вафин.
Электр корылмаларын һәм линияләрне яңарту белән бергә кулланучыларны тоткарлыксыз электр энергиясе белән тәэмин итү юнәлешендәге эшләренә дә тел-теш тидерерлек түгел. Заявкалар нигезендә линияләрне аеру һәм кушу, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләр булганда, авария урыннарын билгеләп, аны тиз арада бетерү тәүлек әйләнәсе эшләүче диспетчерлык хезмәте җаваплылыгында. Күпме электр энергиясе килү һәм аннан файдалануны исәпләүче хезмәт электромонтер, өч инженер һәм өч контролерны берләштерә.
– Исәп-хисап приборларын даими тикшереп торабыз. Ел дәвамында үткәрелүче рейдларда контролерлар, электр энергиясен урлаучыларны ачыклап, актлар төзеп, штраф та салалар. Төзек булмаган хисаплау приборларын алыштырырга тәкъдим итәләр, – ди инженер Ришат Хафизов.
Коллектив үзенең уңган хезмәтчәннәре белән хаклы горурлана. Бүген электромонтер Марс Хафизовның рәсеме башкалада – “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Мактау тактасына куелган, диспетчер Илгиз Могыйнов “Челтәр компаниясе” җәмгыятенең Мактау грамотасына лаек булган. Диспетчер Алмаз Гатауллин, электромонтерлар Радик Шәймиев, Илнар Садриев, тракторчы-машинист Ирек Хөсәенов “Әлмәт электр челтәрләре” җәмгыятенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Марсель Газизовның рәсеме җәмгыятьнең Мактау тактасына куелган. Гомумән, үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, башкарган хезмәтләренең ни дәрәҗәдә җаваплы һәм кирәкле булуын аңлаган энергетиклар әнә шулай тормыш-көнкүрешебез тагын да уңайлырак, йортларыбыз яктырак булсын өчен тырыша.

Әлфинур Ногманова.

Динар Нуретдинов фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев