Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Якты киләчәгебез хакына

1 июльдә илебезнең төп канунына үзгәрешләр кертү буенча Бердәм тавыш бирү көне үтте.

Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бер атна дәвам итте. Халыкны коронавирус ифекциясеннән саклау максатында ил җитәкчелеге тавыш бирүгә шундый үзгәрешләр керткән иде.
Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүдә 15 мең 868 райондашыбыз катнашырга тиеш иде. 25 июньнән 30 июньгә кадәр сайлаучыларга, тору урыннары буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп, алдан тавыш бирү мөмкинлеге тудырылды. Күпфатирлы йортлар ишегалдында күчмә сайлау пунктлары эшләде. Төрле сәбәпләр белән сайлау участогына килә алмаучылар һәм өлкән яшьтәге гражданнар комиссия членнарын өйләренә чакырды. Нәтиҗәдә тавыш бирүнең төп көненә кадәр сайлаучыларның 81 проценты алдан тавыш бирергә өлгергән иде. Көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүчеләрне дә кертеп, 13 мең 871 райондашыбыз гражданлык бурычын үтәргә өлгерде.
Өлкәннәр дә, яшьләр дә тавыш бирүдә активлык күрсәтте. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатында өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырылса да, алар арасында сайлау участогына килүчеләр дә шактый булды. Мөслимдә яшәүче Мәкъсут ага Латыйпов 91 яше якынлашуга карамастан, үзе теркәлгән 1986нчы санлы Банк сайлау участогына килеп тавыш бирде.
– Илнең төп законына нинди үзгәрешләр кертеләчәге турында үзәк телевидение, радио һәм газеталарда күп сөйләделәр, фикер алыштылар. Россиянең яңа Конституциясе тормышыбызны тагын да яхшырак итеп үзгәртергә мөмкинлекләр тудырсын иде, – ди Мәкъсут ага.
ТР Урман хуҗалыгы министры – Мөслим районына беркетелгән куратор Равил Кузюров Мөслимдәге 1985нче санлы Бакча сайлау участогында тавыш бирде.
– Сайлау участокларында тавыш бирү оешкан төстә бара. Халыкның участокларга күпләп килүе мөслимлеләрнең актив гражданлык позициясе белән бәйле. Конституциядәге үзгәрешләр илебезнең киләчәген тагын да яхшыртуга этәргеч бирер, дип ышанам, – диде министр.
Алдан тавыш бирүдә һәм тавыш бирүнең төп көнендә район буенча 30 участок сайлау комиссиясендә 170 райондашыбыз эшләде. Комиссия членнарының күпчелеге – бу эштә зур тәҗрибә туплаган яшьләр булып, алар арасында гаилә һәм гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр дә бар иде. Мөслимдәге 1987нче санлы Вахитов сайлау участогы комиссиясе секретаре Рүзилә Байрханованың туган көне дә төп сайлау көненә туры килгән. Комиссия членнары, гомер бәйрәме белән котлап, Рүзилә ханымга чәчәк гөлләмәләре бүләк итте.
Тавыш бирү көннәрендә гражданнарның сайлау хокуклары саклануын тикшерү максатында участокларда төрле сәяси партияләрдән 97 күзәтүче дә эшләде. Тавыш бирү вакытында Роспотребнадзор җиткергән санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча таләпләрне үтәүгә зур игътибар бирелде.
Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә сайлаучыларның 94 проценты катнашкан, аларның 85 проценты уңай тавыш биргән.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама