Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Яңалыклар күп булачак

Узган ел җирлегебездә эшли башлаган “Август-Мөслим” агрофирмасы икенче хезмәт елын каршы ала. Эш башлаганда ук республиканың авыл хуҗалыгы тармагына алдынгы технологияләр кертү, яңа технологияләр нигезендә эшләү өчен авыл хуҗалыгы белгечләрен укытуны максат итеп куйды алар. 

Агрофирма 27000 гектар мәйдан җир били. 2018 елда гына да “Август” компаниясе тарафыннан районыбызның авыл хуҗалыгы тармагына 1 млрд 243 млн сум инвестиция кертелде. Шуның 700 млн сумы югары җитештерүчән техника алу өчен сарыф ителде. Быел да агрофирмада яңа техника алу планлаштырыла, элиталы орлыклар чәчү күздә тотыла. Агрофирма җитәкчелеге исәпләвенчә, ел дәвамында 500 млн сум күләмендә инвестиция кертергә планлаштыралар. 
– Агрофирма буенча биш елга исәпләнгән чәчү әйләнеше структурасы төзелде. Анда техник культуралар өлеше шактый арттырылды. Мисал өчен, узган ел рапс мәйданы 2900 гектар тәшкил итсә, быел ул 5000 гектарда игеләчәк. Бөртекле-кузаклы культуралар үстерү мәйданы арттырылып, кукурузны бөртеккә үстерү дә дәвам итәчәк, – агроном Рәсим Мөхәмәтдинов. 
“Август-Мөслим” агрофирмасында операция эшен цифрлаштыруга зур игътибар бирелә. Бу хакта “Август-агротехнологияләр” дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин түбәндәгеләрне җиткерде: 
– Үсемлекчелек тармагы белән онлайн режимда идарә итү өчен “Кропио” системасы эшләнде. Агрофирманың барлык җирләре дә компьютерга кертелде, анда һәр басуның тарихы, чыгымнары күренә. Килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен “Кропио” системасы спутник аша басуларның югары сыйфатлы фотосурәтләрен алырга мөмкинлек бирә. Барлык чыгымнар да бухгалтер программасында җыела, нәтиҗәдә һәр басуның үзкыйммәте чыгарыла. Болар барысы да чыгымнарны оптимальләштерү һәм һәр басудан югары уңыш алуны күздә тотып эшләнә. Бары тик заманча ысуллар кулланып кына авыл хуҗалыгы бизнесында рентабельлелеккә исәп тотарга мөмкин. 
Агрофирма җитәкчелеге инфраструктура мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Мөслимнең элеккеге МТС базасында реконструкцияләү эшләре бара. Моның өчен 30 млн сум күләмендә финанс средстволары кулланылачак. Агрофирма составына кергән ашлык кабул итү предприятиесен үзгәртеп кору өчен дә 130 млн сум инвестиция кертелгән. Предприятиедә яңарту эшләре алга таба да дәвам итәчәк. 
Иң зур яңалык – агрофирма базасында Игенчелек академиясен булдыру. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм район администрациясе белән берлектә “Август-Мөслим” базасында Игенчелек академиясен үстерү турында карар кабул ителгән. Бу проектның максаты – авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә һәм белгечләргә игенчелектә югары технологияле җитештерүгә ирешү алымнарына, үсемлекләрне тукландыру һәм саклауга, авыл хуҗалыгы бизнесы икътисады нечкәлекләренә өйрәтү. Бу максатта кышын төрле темаларга укулар үткәрү планлаштырыла. Укучылар, студентлар белән эшләү проектның аерым юнәлеше булып тора. Быелдан башлап, басуларда “Август кырлары” көнен үткәрү дә күздә тотыла. Бүген агрофирмада тулы куәтенә язгы-кыр эшләренә әзерлек бара. 
– Элиталы орлыклар кайта башлады. Киләсе атнадан ашлама ташу башланачак. Беренче траншта 3235 тонна кыр сые кайтачак. Техниканы карау-тикшерү буенча да эш бара. Быел да “CLAAS” тракторлары, “Борго”, “Tempo” чәчү комплекслары, “Джакто” сиптергече кайтачак. Механизаторлар белән тәэмин итүдә дә проблемалар юк, – ди баш агроном Рәсим Мөхәмәтдинов. 
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев