Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

“XXI гасырның күркәм гаиләсе” муниципаль бәйгенең финалы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Район башлыгы Рамил Муллин Рухи-әхлакый үсеш елы кысаларында “XXI гасырның күркәм гаиләсе” муниципаль бәйге игълан иткән иде. Мөслим гимназиясе базасында бәйгенең финалы узды.

Чарада җиде гаилә катнашты. Алар – Мөслимнән Гөлназ һәм Илдар Хәйруллиннар, Ландыш һәм Марсель Әһлиевләр, Роза һәм Ирек Зиннуровлар, Олы Чакмактан Миңнур һәм Мөнәвир Нәгыймовлар, Тат. Бүләрдән Алсу һәм Илдар Вәҗетдиновлар, Күбәктән Ильфира һәм Ирек Камаловлар, Баектан Индира һәм Ирек Хәмәдишиннар. Гаиләләр бәйрәмгә балалары һәм якыннары белән килгән иде. Бәйгедә катнашучылар тамашачыларга үз гаиләләре турында презентация һәм видеоязмалар тәкъдим иттеләр. Һәр гаилә музыкаль күчтәнәч тә алып килгән иде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов бәйгедә ктанашкан һәр гаиләгә дипломнар тапшырды. Бәйгенең җиңүчеләре август аенда узачак укытучылар конференциясендә игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев