Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

VI Республика яшьләр форумында катнашырга ашык

"Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар. Әлеге чара яшьләр өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала. Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәте, инвесторлар, иганәчеләр тарафыннан иң яхшы идеяләр, проект һәм яшьләр программалары алга таба...

"Безнең Татарстан" VI Республика яшьләр форумына гаризалар кабул итә башладылар. Әлеге чара яшьләр өчен менә дигән мәйданчык булып тора. Анда теләгән һәркем катнашып, үз проектын яклап, аны тормышка ашыру өчен фикердәшләр таба ала.


Форум нәтиҗәләре буенча Татарстан Хөкүмәте, инвесторлар, иганәчеләр тарафыннан иң яхшы идеяләр, проект һәм яшьләр программалары алга таба тормышка ашырылыр өчен сайлап алыначак.

Әйтергә кирәк: Республика яшьләр форумы 2010 елдан бирле оештырыла. Шушы вакыт эчендә ул төрле үзгәрешләр кичерде. Ләкин шуңа да карамастан, аның максаты шул ук кала бирә - Татарстан яшьләре арасында актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, социаль әһәмияткә ия булган проектларны үстерү өчен шартлар булдыру.

Быел катнашучылар үз проектларын форумның бер мәйданчыгына тапшыра ала. Мондый мәйданчыклар барлыгы унау: "Инновацияләр территориясе", "Архитектура һәм сәнгать территориясе", "Эшмәкәрлек территориясе", "Игелек территориясе", "Иминлек территориясе", "Кече Ватан территориясе", "Тынычлык һәм татулык территориясе", "Яшьләр территориясе".

VI Республика яшьләр форумының оештыру комитетын инде икенче ел рәттән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков җитәкләячәк. Былтыргы кебек, форумның һәр мәйданчыгын профильле министрлык яки ведомство әйдәп барачак.

"Безнең Татарстан" форумы берничә этапта узачак. Гариза кабул итү кампаниясе шушы көннәрдә башланып, 29 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Аны www.forumtatarstan.ru сайтында тутырырга мөмкин. 1-14 март көннәрендә һәр проект белгечләр бәясен алачак.

Форумның финал чарасы өч көнлек күргәзмә рәвешендә оештырылачак. Сайлап алынган иң яхшы проектлар 21 марттан алып 1 апрельгә кадәр узучы киләсе этапта катнашачак. Аның нәтиҗәләре буенча исә финалистлар исемлеге төзеләчәк.

Быел иң яхшы дип табылган проектлар авторлары Татарстан делегациясе составына кереп, "Территория смыслов" "Таврида" Бөтенроссия яшьләр, Идел буе федераль округының "iВолга", "Балтыйк Артекы» халыкара, «Машук» Төньяк-Кваказ форумында катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

Гаризаларны 14-30 яшьлекләрдән кабул итәләр, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр дә катнашу хокукына ия. Республиканың киләчәге - синең идеяләреңнең тормышка ашырылуы ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев