Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Үзара салым проблемаларны чишәргә ярдәм итә

Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов чыгышын статистика мәгълүматларыннан башлады. 2022 елда җирлектә бер сабый туган, 10 кеше гүр иясе булган.

 Өч егет өйләнгән, ике кыз кияүгә чыккан, кызганыч, алар берсе дә авылда яшәми. Җирлектә хәрби бурычлы 127 кеше бар. Җирлектә үзара салым 858 мең сум күләмендә җыелган. Хөкүмәтебез дүрт тапкыр арттырганнан соң 3,5 млн сумга якын сумма тәшкил иткән. Нәтиҗәдә чишмәләр төзекләндерелгән, зиратларда чистарту эшләре башкарылган, буа төзелеп, кулланылышка тапшырылган, юллар караулы. Башкарасы эшләр шактый әле. Шуңа күрә быел үзара салымны 1200 сумнан җыярга килешкәннәр.
Күбәк авылында урта мәктәп, балалар бакчасы эшли. “Кояшкай” балалар бакчасына Иске Карамалы, Яңа Карамалы, Күбәк, Сөякәй авылларыннан 25 бала йөри. Иске Карамалы авылында табиб амбулаториясе ачылган. Мөслимнән атнага ике тапкыр – табиб, ике атнага бер мәртәбә лаборант килә.
Шәхси эшмәкәр Гөлназ Рәхимова Рушат паркын төзеткән. Түреш авылының 100 еллыгын билгеләп үтү дә авылдашлар өчен сөенечле вакыйга булган.
Мәдәният йорты эшчәнлегеннән халык канәгать. Ел дәвамында концерт-спектакльләр, бәйрәмнәрдә төрле чаралар оештырыла. Җирлектә почта бүлекчәсе эшли. “Авыл утлары” газетасына 359 гаиләнең нибары 126сы гына язылуы канәгатьсезлек тудыра. 
Янгын сүндерү депосында 11 кеше хезмәт куя. Аларның уяулыгы нәтиҗәсендә Иске Карамалы җирлегендә янгыннар булмаган. Ике авылда мәчетләр эшли. Быел Күбәк авылында да мәчет торгызылыр дип көтелә.
Нияз Хәкимов казлар үстерә, Айдар Маликов мөгезле эре терлекләр асрый, Ирек Хәмәдишинның кошчылык фермасы эшли. Яңа Карамалыда – Илфат Вәҗетдинов, Түрештә Наил Муллин фермер хуҗалыгы төзегәннәр. Түрештә Гомәр Әхмәтшин, Илнара һәм Илгизәр Латыйповлар гаилә фермасы булып теркәлгән.
Авыл хуҗалыгы продукциясен реализацияләү буенча проблемалар юк. Сөтне эшмәкәр Фаит Шәймурзин җыя, Азнакай районыннан да сөт җыючылар килә. Халыкка бер литр сөт өчен 31 сум түлиләр. Итнең бер өлешен алыпсатарлар алып китә, калган өлеше авылда һәм районда реализацияләнә. 
Җирлек башлыгы шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләр санын киметмәскә чакырды. Быел савым сыерлар саны арткан, алдагы елларда бу күрсәткечне тагын да үстерергә кирәклеге билгеләп үтелде. 

Күбәк урта мәктәбе директоры Ләйсинә Мөхәмәдиева балаларга белем һәм тәрбия бирү үзенчәлекләре хакында сөйләде.
– Укыту-тәрбия эшчәнлеген югары белемле, тәҗрибәле, уртача эш стажы 22 ел булган коллектив алып бара. “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабында Дилбәр Гарифуллина икенче урынны яулады. “Тату сыйныф серләре” конкурсында районда өченче урынга лаек булдык. Әти-әни һәм җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек иткәндә генә ныклы тәрбия бирергә мөмкин, – диде Ләйсинә Мөхәмәдиева. 
Җирлек халкы өлкәннәр көнендә күчтәнәчләр тараткан “Август-Мөслим” җәмгыятенә рәхмәтләрен җиткерде. 
– Авылыбызда мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, почта бүлекчәсе, клуб, кибетләр эшли. Суны, утны карап торалар. Авыл җирлеге башлыгы эшчәнлегеннән без бик канәгать, – ди Лилия Нәбиева. 
– Авыл җыеннары үткәрү, киңәшләшү бик кирәк! Халык фикерләрен җиткерә, башкаларны тыңлый. Ә үзара салым юлларны төзекләндерү, юл кырыйларын чистарту, гомумән, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен тотыла, – ди Миләүшә Гәрәева.
Рәйхан Ибраһимов: “Үзара салым хисабына мәктәпкә бара торган юл, киңәйтелеп, яңадан ясалды, әмма юл билгеләре куелмады. Балаларга машина юлын чыгу уңайсызлыклар тудыра, мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итсәгез иде”, – дип, гозерен белдерде 
Район башлыгы Альберт Хуҗин ике җирлекнең дә эшчәнлеген уңай бәяләде, сорауларга җавап бирде, районда башкарылучы эшләр белән таныштырды. 
Әйе, ике җирлектә дә күләмле эшләр башкарылган. Халыкның тормышын тагын да яхшыртыр өчен мөмкинлекләр бар әле. Юрганыңа карап аягыңны суз, ди халык. Аякларны иркенләп сузар өчен финанс мөмкинлекләре кирәк. Шуңа, дәүләт ярдәм итәм дип торганда, форсатны кулдан ычкындырмаска иде. Моның өчен үзара салымны тиз арада җыеп тапшыру мөһим.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев