Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Пар җирләрендә эш кайный

Районда быел күпчелек хуҗалыклар сидераль культура буларак гәрчич (горчица) чәчте. Парга калдырылган 3638 гектар җирнең 2170 гектарында үстерелде әлеге культура.

Уракка төшәргә әле иртәрәк. Шуңа да карамастан, басуларда киләсе ел уңышы турында кайгырту бара. Уҗым культуралары чәчү өчен калдырылган пар җирләрендә дә эш кайный.

Җир белгечләре исбатлавынча, бөртекле культуралар өчен иң яхшы элгәрләр – пар җирләре. Элекке елларда, җир ял итә дигән фикердән чыгыпмы, күбрәк чиста пар белән эшләүгә өстенлек бирелде. Яздан алып көзгә кадәр әлеге басуларга ничәмә-ничә тапкыр техника кергәндер. Чөнки чүп үләне баш калкыткан саен эшкәртергә, туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен минераль ашламамы, органикамы кертергә кирәк. Берара биләүле пар җирләренә өстенлек бирелеп, анда яшел азык өчен борчак, рапс, донник кебек культураларбер үстерелде. Чабылган күпьеллык үлән басулары да көзге культуралар чәчү өчен файдаланылды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүген пар җирләренә тулысынча сидераль культуралар чәчү таләбен куя. Тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен аларны иртә культураларны чәчүне төгәлләү белән чәчәргә киңәш ителә. Иртә срокта чәчелгән сидераль культуралардан тиешле күләмдә яшел ашлама алып булачак. Әлеге таләпне үтәүчеләр бүген, пар басуларындагы яшеллекне сөреп, туфракка күмдерү белән мәшгуль. Көзге чәчү башланганчы, үлән массасы таркалып, туфракны минераль матдәләргә баетачак, структурасын яхшыртачак.

Районда быел күпчелек хуҗалыклар сидераль культура буларак гәрчич (горчица) чәчте. Парга калдырылган 3638 гектар җирнең 2170 гектарында үстерелде әлеге культура. Бу төр яшел ашлама, беренчедән, фитосанитар культура буларак, туфракны төрле гөмбә авыруларыннан чистарта. Икенчедән, чүп үләннәрен киметә. Ахыр чиктә экономик яктан да файдасы зур. Гәрчичне чәчәк ату фазасында туфракка күмдерсәң, һәр гектарга 300 килограмм ашлама кертүгә тиң, ди белгечләр.

Белгечләр исәпләвенчә чәчү структурасында биләүле пар җирләренә калдырылган мәйдан 10-15 процент тәшкил итәргә тиеш.

“Туган як” агрофирмасында быел биләүле пар җирләре – 814 гектар, “Август-Мөслим”дә – 705, “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгында 1 мең гектар.

– Соңгы елларда кече фермер хуҗалыклары да биләүле пар җирләре белән эшләүгә игътибар бирә башлады. Пар җирләре белән фәнни нигездә эшләүче хуҗалыкларның эш тәҗрибәсе башкаларга да үрнәк булырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек бүлеге консультанты Ренат Вәлиев.

Соңгы елларда авыл халкы, уңышын җыеп алганнан соң, бәрәңге бакчасына да гәрчич сибәргә гадәтләнде. Гәрчич бакчаны чүп үләннәреннән арындыра, бик күп фитосанитар сыйфатларга ия. Борчак күбәләге (гороховая плодожорка), лайлачлардан котылырга ярдәм итә һәм фитофтороз авыруына каршы көрәшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы агрофирма